ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

Чисталык һәм тәртип урнаштыру максатыннан балалар бакчасы территориясендә өмә оештырылды. Коллектив мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясенең һәм аңа беркетелгән территориянең санитар торышын яхшыртуда актив катнашты. Ата-аналарның өмәдә катнашу теләге белән нинди ауны күрү бик күңелле булды.

Иске Имэн авыл жирлеге территориясендэ санитар-экологик икеайлык кысаларында жыештыру эшлэре дэвам итэ


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Космос – ул БЕЗ.

8 нче а сыйныфында “Космос- ул БЕЗ” исеме астында сыйныф сәгате узды. Укучылар “Юрий Гагарин” исемле фильм карадылар. Беренче космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы, гаилә хәле, шөгыле турында мәгълүматлар алдылар. Төркемнәргә бүленеп, космос турындагы сорауларга җавап эзләделәр.

 

 

11 апрель көнне Җәлил гимназиясендә экологик пәнҗешәмбе узды

6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру максатыннан Сарман муниципаль районы участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту дәвам итә.

1964 нче елның 25 мартында Җәлил бистәсенә нигез салына. Быел  поселок төзелүгә 55 ел тулды. Шул уңайдан Җәлил поселок китапханәсе Хезмәт Даны музее белән берлектә “Бездә юбилей!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә барышында ветераннар Якупов Ә.Й., Юзлебаева М.Ш., “Җәлилнефть” ветераннар Советы рәисе Харисов Р.А., мәдәният сарае хезмәткәре Илюхин А.И. үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Җәлил бистәсе башлыгы Каримов Р.А. укучыларга мөрәҗәгать итеп, туган якны, поселокны яратырга, өлкән буын тудырган матурлыкны сакларга, аларның эшен дәвам итәргә чакырды.

            Китапханәчеләрнең Җәлил бистәсенең төзелү тарихы турындагы чыгышы “Поселок, рожденный нефтью” презентациясе слайдларын, видеоязмалар карау, туган як турында җыр белән үрелеп барды һәм “Наш край нефтяной” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә барышында укучылар нәфис сүз, җырлар башкарды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Янурыс авыл җирлеге территориясендә санитар-экологик  икеайлык бара. 

Укытучыларыбызның җыелма командасы «Без булдырабыз!» 8 команда арасында мактаулы өченче урынны алды .

10  нчы апрель көнне Сарманда «Әйдә, шаяРТ» татар КВН лигасы уены узды, анда “Җәлил гимназиясе”нең укытучылар командасы "Бушка” исеме астында  чыгыш ясап, 3 нче урынны яулады.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният йортында татарча “Әйдә, шаяРТ” КВН уеннарының муниципаль этабы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International