ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2019 ел
җомга

Кышның соңгы көнендә, Җәлил мәдәният сарае сәхнәсендә “Сафка басарга әзер!”  

          28 нче февраль көнне  башлангыч  сыйныф  укучылары  арасында “Кызыл, сары, яшел!” дигән районкүләм  конкурсы  үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең  агитбригада 2 нче урынга лаек булды. Афәрин, укучылар! Уңышлар сезгә!

 

28 нче февраль көнне Шәрләрәмә авыл мәдәният йортында районкүләм «Яз гүзәлләре» бәйгесенең чираттагы зона туры үтте.

28 нче февральдә гомуми белем бирү мәктәпләренең өченче сыйныф укучылары командалары арасында  "Кызыл.Сары.Яшел» дип аталган муниципаль конкурс узды.

Быел Сарман үзәк китапханәсе тантаналы рәвештә үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм уңаеннан, китапханәнең бер гасырга якын эшчәнлеген яктырткан, “Тарих битләрен ачканда...” дип исемләнгән китап дөнья күрәчәк. Бүгенге көндә шушы китапка кертер өчен мәгълүмат җыела. Кичә, 28 февраль көнне, үзәк китапханәдә юбилейга әзерлек кысаларында китапханә эше ветераннары белән очрашу үтте.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында «Россия мәгарифе» (EDU Russia) халыкара форумы уздырыла. Бу форумга Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән укыту эшләре буенча директор урынбасары Хуҗина З.А. чакырылган иде. 28 февральдә ул форумның панель дискуссияләрендә катнашты.

Бүген Мортыштамак авылы музеенда башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  өчен “Эшләмәгән—ашамый” исемле әкиятне сәхнәләштерү булды.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

26 нчы февраль көнне Сарман үзәк балалар китапханәсе «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясендә катнашты. «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен премия лауреатлары белән әдәби танышу узды. Балалар эше буенча директор урынбасары Рәйлә Гыйләҗева балаларны танылган татар язучысы А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. А. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язган, ләкин ул татар әдәбиятының алтын фондына кергән әкиятләре белән аеруча танылган. Балалар аның әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Тыңлаганнан соң әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар.

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен киновикторина һәм “Пожар и дети” исемле документаль фильмы, өлкән сыйныф укучыларына “Урман көче” исемле документаль кинофильмнары күрсәтү дәвам итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International