Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Лайфхак - тормыш хәйләсе, халык зирәклеге яки көнкүреш проблемаларны хәл итәргә ярдәм итүче файдалы киңәш. https://ru.wikipedia.org/wiki
18 нче гыйнвар көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында лайфхаклар конкурсы булып узды. Балалар үзләре ясаган эшләмәләрне күрсәттеләр, файдалы киңәшләре белән бүлештеләр. Аларның күрсәткән лайфхаклар тормышны гадиләштерергә ярдәм итә. Кызлар һәм малайлар бәйгене кызыксынып күзәттеләр һәм күпләре үзләренә файдалы киңәшләр алдылар.
Саклаубаш урта мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган класс сәгатьләре, чаралар дәвам итә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль берләшмәсе утырышы.
Мортыштамак мәктәбендә-татар теле укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы
Мәктәп дисциплиналары буенча Республика олимпиадаларның муниципаль этабы тәмамлады.
"Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" айлыгы кысаларында Җәлил гимназиясендә Бердәм сәламәтлек көне үткәрелде. Барлык педагоглар коллективы өчен, шулай ук 10-11 сыйныф укучылары өчен чаңгы базасында чаңгы шуу оештырылды.
«Изге эшләр» марафоны акциясен дәвам итеп, мәктәбебезнең 1 а, б, 3 б, 5 б сыйныф укучылары һәм укытучылары, бистәбезнең «Картлар һәм инвалидлар интернат»ында кунакта булдылар.
17 нче гыйнвар көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә районыбыз ветераннары hәм активлары өчен концерт программасы белән, ут күршеләр , Мортыш-Тамак авылы ветераннары чыгыш ясадылар. Концерттан алган кичерешләре белән чәй табыны артында уртаклаштылар.
Сарман районы укытучылары (Гыйльфанов Р.Х., Шәрипова А.А., Юнысов С.Н.) Татарстан Республикасы Белем үстерү институты оештырган яшь педагоглар форумында катнаштылар. Алар ачык дәресләр, мастер-класслар, дизайн-сессиядә һәм дискуссия эшендә актив катнаштылар.