ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

17 гыйнвар көнне Җәлил беренче номерлы " Каенкай» балалар бакчасы базасында район күләмендә гомум үсеш алган педагог-психологлар утырышы узды.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны мәктәбебез тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Һәр көн саен аларга җимнәр сибәбез, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәбез. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.

Кичә Сарманда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәмәтгәрәев алып барды. 

13 нче гыйнварда Искечә Яңа ел үткәрелә. Шул уңайдан Яхшыбай авыл клубында балалар өчен Яңа ел үткәрелде. Алар биеделәр, җырладылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар. Кыш Бабай балаларга бүләкләр таратты.

2019 ел – Татарстанда Эшче Һөнәрчеләр елы буларак, Карашай-Саклау  авыл китапханәсендә “Һөнәрләр дөньясында” дигән күргәзмә тәкъдим ителде.Күргәзмәдә төрле профессия кешеләре турында мәгълүмат җыелды.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

15 гыйнварда "Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" айлыгы кысаларында 8-11 сыйныф укучылары өчен бердәм иртәнге зарядка узды.

Үзәк балалар китапханәсе буйлап беренче класслар өчен экскурсия узды. Китапханәчеләр беренче сыйныф укучыларына китапның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, беренче китапларның ничек барлыкка килүе һәм безнең көнгә кадәр барып җитүе турында балаларга аңлатып үттеләр. Укучылар беренче китапларның һәм заманча китапларның бер-берсеннән аерылганын белделәр, ә иң мөһиме, алар белән ничек кулланырга кирәклеген үзләштерделәр! Балалар китап белән начар куллансаң, китап белән нәрсә булачагын белделәр. Шуннан соң укучылар китапларны ертырга, кисәргә, пычрак, юеш куллар белән тотмаска, битләргә рәсем ясамаска, буямаска ярамавы турында нәтиҗә ясадылар. Очрашу ахырында балалар зур кызыксыну белән мультфильм карадылар.
Тэги: китапханә балалар

Кичә (15.01.2019 ел)  Җәлил поселогының ветераннар клубында  2018  ел  эшләренә йомгак ясау йөзеннән гомуми җыелыш  булып узды. Җыелышта  клуб эшләренә  анализны  ветераннар Советы председателе  Әнисә Минһаҗева   ясады. 

Ветераннар клубы  өлкәннәрнең  җыелып киңәшә, очраша,  спортның  шахмат, шашка, бильярд кебек төрләренә  ярышлар үткәрү урыны  буларак  бик  кирәкле  булуын басым ясап әйтте. Шул ук вакытта,  Җәлил поселогындагы  уңайлы  клубның  районыбызда әле бер җирдә дә юклыгын,   шуңа күрә үзебезнең клубның кадерен белеп, андагы барган чараларда актив катнашырга кирәклеген әйтте. Клубта  хатын-кызлар өчен кул эшләре түгәрәге эшләп килүе дә бик күңелле күренеш. Клуб каршында  ике  ансамбль- “Ак калфак” һәм  “Родники”  яшәп, иҗат итәләр.  Бер генә бәйрәм дә алар катнашыннан башка үтми.  Кызларыбыз җырларга дисеңме, өздереп биергә дисеңме- барын да булдыралар.  Аларны клубның йөзек кашлары дисәк тә, һич тә артык булмас.

Олы сөенеч, ветераннар клубын  поселок хакимияте  дә, нефтьчеләребез дә ташламыйлар.    2019 елга  клубка яңа бильярд өстәле бирергә,  яңа ишек куярга,  тәрәзәләрдәге  жалюзиларны алыштырырга сүз бирүләре ямь өстенә ямь түгелмени.

“Өлкәннәр , без үз күңелебезне үзебез күтәреп яшик әле. Аяклар йөреп торганда, күзләр күргәндә аралашыйк, сәяхәтләргә бергәләшеп чыгып китик, без соң кемнән ким. Илләр генә тыныч булсын да, балаларыбызның эшләре уңышлы гына барсын. Алар да безне ташламасын, кирәк чакта без дә киңәшләребез белән булса да аларга ярдәм итик.” – дип тәмамлады Минһаҗева Әнисә.

 

Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде.  Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен безгә үзебезне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк.  Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Әлбәттә, күп укырга, тырышырга, ихтыяр көченә ия булырга.  2019 ел – Татарстанда Эшче Һөнәрчеләр елы буларак, Нөркәй авыл китапханәсендә “Һөнәрләр дөньясында” дигән күргәзмә тәкъдим ителде.Күргәзмәдә төрле профессия кешеләре турында мәгълүмат җыелды.

Тэги: китапханә китап

Карашай-Саклау авылында юлларны кардан чистарту


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International