29 декабрьдә "Әкият иле" мәктәп яны лагере үз эшен төгәлләде.
28 декабрь көнне Яңа Имән авылы мәдәният йортында Җәлил бистәсенең "Дуслык" ансабле һәм үзешчән артистлары "Яңа ел" бәйрәме тамашасы күрсәттеләр.
Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел кичәсе үтте. Марданшин Р.М. укучыларны һәм килгән кунакларны якынлашып килүче яңа ел белән тәбрикләде, алдынгы укучыларны һәм олимпиадада җиңүче балаларны, конкурсларда актив катнашкан укучыларны билгеләп үтте, соңыннан аларга Мактау грамоталары тапшырылды. Яңа Имән авыл җирлеге Сарман муниципаль районы башлыгы, Сарман муниципаль районы Советы рәисе Ф.М.Хуснуллинга, авылдашыбыз Хакимова Г.Ш балаларны яңа ел бүләкләре белән сөендергән өчен үзенең рәхмәтләрен җиткерә.
27 декабрь көнне Үзәк мәдәният һәм ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды
27 декабрь көнне балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә багышланган иртәсен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә балаларны Кыш бабай белән Кар кызы сөендерде, шулай ук Төлке, Бүре һәм башка персонажлар кунак булдылар.
27 декабрь көнне Үзәк ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булып узды. Бәйрәм Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады белән башланып китте. Район башлыгы Хөснуллин Ф.М. райондашларны якынлашып килүче Яңа – 2019 ел белән котлады һәм оешма территорияләрен оригиналь бизәүдә, кар сыннары ясауда, районыбызны бизәүдә зур өлеш керткән оешма җитәкчеләре һәм директорларына, шәхси эшмәкәрләргә, гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Гата Ситдиковка - 90яшь
25 декабрь көнне "Сандугач" балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме Яңа ел бәйрәменә багышланган иртәсен билгеләп үттеләр.
Без Россия гражданнары конкурсында Сарман балалары уңышлы чыгыш ясадылар.
«Сандугач" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел иртәсе узды.