ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 27 ноябрендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында Сарман муниципаль районының «Сарман "агрофирмасы" ҖЧҖендә алдагы хезмәт эшчәнлеге өчен пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хәлен бәяләү комиссиясе утырышы узды.

4 декабрь көнне алимент түләмәүчеләр белән эш итү буенча халыкны кабул итү булды.

6 декабрь көнне район сәнгать мәктәбендә волонтерлар елын төгәлләү уңаеннан чара үткәрелде. Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Сахипова һәм “Бердәм Россия” партиясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Г. М. Харисова волонтерларны бәйрәм белән котладылар, эшләрендә уңышлар теләделәр. Аларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

6 декабрь көнне сәнгать мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм-тамаша булып узды. Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Сахипова И.Р. балаларны бәйрәм белән котлады, барысына да сәламәтлек теләде. Ә үзәк китапханә һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре, төрле әкият геройларына әверелеп, балаларның күңелен ачтылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Ярминкәдә үзебезнең җитештерү продукциясе, фермерлар, шәхси хуҗалыклар,авыл җирлеге продукциясе тәкъдим ителде.

5 нче декабрь көнне Сарманда  авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.

Инвалидлар декадасы кысаларында Карашай-Саклау авыл җирлегендә инвалидларның өйләренә барып, күчтәнәчләр өләштеләр.

4 нче декабрь көнне «Җәлил гимназиясе»ндә Казан кооператив институты хезмәткәрләренең 9,11 нче сыйныф укучылары белән очрашуы узды.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Инвалидлар декадасы уңаеннан  хәйрия ярминкәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International