Һәр ел саен Россиядә “Әниләр көне” ноябрьнең соңгы якшәмбесе үткәрелә. Быел ул 25 ноябрьгә туры килде. Бөтен кеше өчен әни- иң якын һәм кадерле кеше. Ул бала гомерендә бик зур роль уйный. Бәйрәм уңаеннан әниләрне котлау һәм аларга җылы сүзләребезне җиткерү гадәткә кергән. Сарман үзәк балалар китапханәсе дә әниләрне игътибарсыз калдырмый. Шул уңайдан “Оста куллар” түгәрәгендә эшне алдан оештырып җибәрделәр. Күп кенә укучылар түгәкнең “Әниеңә бәйрәм бүләк ит ” исемле акциясендә бик теләп катнаштылар. Алар үз куллары белән бүләк ясадылар. Үз баласы ясаган бүләктән дә кадерле нәрсә бар.
Карашай-Саклау балалар бакчасы тәрбиячесе Гарипова Мөнирә Әмир кызы
Район мәдәният йортында 26 ноябрь көнне – Мортыш-Тамак авыл җирлеге үзешчәннәренең концерты булып узды.
Әниләр көне уңаеннан Сарман районы Сарман авылында яшәүче Фәнис һәм Нәзилә Миңнуллиннарның бергә тормыш корып яши башлауларын, алтын туйлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Иске Кэшер авыл жирлеге Урта Кэшер авылында яшэуче Сафиуллина Нурдидэ Харис кызына 95 яшь тулды
2018 елның 24 ноябрендә Җәлил поселогында Төнге хоккей лигасының 8 нче сезоны ачылды, анда Түбән Кама шәһәренең "Эридиан" һәм Җәлил поселогының "Нефтяник" командалары очрашты.
23 ноябрь көнне Казанда мәдәният һәм ял итү оешмаларында наркоманиягә каршы көрәш буенча проектлар яклау «Сәламәт буын-көчле ил» бәйгесе узды.
Карашай-Саклау балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәгдиев Раил Ришат улы 6 яшь, Бөтенроссия иҗат конкурсында катнашты «Менә минем авылым,менә минем туган ягым»
Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
2018 елның 23 ноябрендә Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә "Рус пряниклары белән Һиндстан чәй" рәсем сәнгате һәм графика күргәзмәсе узды.