ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында 19 ноябрь көнне – Саклаубаш, 21 ноябрь көнне – Петровка-Завод авыл җирлекләре үзешчәннәренең концертлары булып узды.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

     Инклюзия" - inclusion сүзен күпләрнең ишеткәне бардыр инде. Ул "карау-тәрбияләү, кертү, җәлеп итү, үз составына алу" дигәнне аңлата. 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы  Федераль закон  илнең мәгариф киңлегенә  "инклюзив белем бирү" дигән төшенчәне кертте. 

20 нче ноябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә,  сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез катнашында “күңелле стартлар” узды. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар.  Истәлеккә - фотога төштеләр.

2018 елның 29 ноябрендә Сарманда Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк.

20 ноябрь — Бөтендөнья бала көне. 1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе әлеге истәлекле көнне “дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, бөтен Җир шарында балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек көне” буларак билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим иткән. Ул милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуга да бер этәргеч.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Узган җомгада Җәлил беренче урта мәктәбендә Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Гарифуллина И. А. катнашында гаилә тормышын алып бару дәресе узды.

“Сарман” кинотеатры бинасында Сарман үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали, язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина, актриса һәм продюсер Миләүшә Сәләхетдинова белән очрашу кичәсе үтте. Кичәдә районыбызның китап сөючеләре, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары онытылмаслык очрашу мизгелләре кичерде. Иң башта кунакларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әльфис Фәйзрахман улы сәламләде, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Спорт белән даими шөгыльләнү – оптималь физик форманы саклау, иммун статусын күтәрүнең нәтиҗәле ысулы һәм авыруларга каршы яхшы профилактикала чарасы булып тора. Сарман муниципаль районында халык арасында гомуми физкультура хәрәкәтен үстерү, район халкының сәламәтлеген саклау һәм активлыгын арттыру максаты белән «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» исеме астында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру бара.

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең суперфиналы узды

Музейда Сарман урта мәктәбенең 2 а һәм 2 в  сыйныфы укучылары өчен «Икмәк кадере»  дип аталган интерактив чара узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International