ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Бүген Сарман үзәк китапханәсендә озак еллар китапханә системасында эшләгән хезмәт ветераннары «Очрашулар язсын тагын да дип исемләнгән очрашу кичәсенә килде. Иң элек өлкәннәргә үткән чорларга кайтып килергә мөмкинлек тудырылды. Китапханәчеләр аларның яшьлек елларына туры килгән бәйрәм программасы әзерләделәр. Өлкәннәрне бәйрәм белән профком рәисе Гарифуллина Р.М. котлап иң матур теләкләрен җиткерде. Ә аннан соң , чәй өстәле янында өлкәннәр үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Күпләре чордашлар булсалар да язмышлары төрле, һәрберсенең тормышында үз тәҗрибәсе бар. Алар узган юлның бүгенге яшьләр өчен гыйбрәт булырлыгы да, үрнәк алырлыгы да күп. Очрашу матур, истә калырлык кичәгә әверелде.

3 октябрь көнне  Сарман районы “Шәфкатъ”  үзәгендә пожар вакытында  эш итү буенча Сарман районы буенча янгыннан саклау 131 булеге,  газ оешмасы, Сарман электр челтәре булеге , район узәк хастахәнә хезмәткәрләре белән күмәк тренировка узды. “Шәфкатъ”  үзәге хезмәткәрләре пожар вакытында эвакуация алымнарын кабатладылар.

Иске Кәшер авыл жирлегендэ Олкәннәр көне уңаеннан декада бара.

   Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге белгечләре  волонтерлар белән берлектә өлкәннәрнең өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белешәләр, бәйрәм белән котлап, үз куллары белән иҗат иткән открыткалар тапшыралар, йорт, бакча эшләрендә булышалар. 

Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның 219 еллыгына багышланган “А.С.Пушкин балалар күзе белән” дип аталган халыкара рәсем бәйгесендә музей каршысында эшләп килүче “Без тарихта эзлебез” түгәрәге әгъзаләре дә катнашып Дипломга лаек булдылар.

3нче  октябрь   көнне  8   класс  укучылары  сәнгать  мәктәбенә  якташ   рәссамның  күргәзмәсен  карарга   бардылар.

3 октябрь көнне сәг.10.00да Чукмарлы да, 12.00сәг.тә Нарат – Астында авылларында өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илшат Хамбал улы ачып җибәрде . Чукмарлы авыл җирлегеннән район советы депутаты Фасхутдинов Нафис Мунирович, ветераннар советы Туктарова Зөлфия Нух кызы өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар

Алимент түләү мәсьәләсен бик күпләр һәрвакыт кына тыныч юл белән  хәл итә алмыйлар. Кызганычка каршы, мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен дәүләт ярдәме кирәк була.

   2 октябрь көнне  иртәнге сәгат 9.00 да  “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  актлар залында,  комиссия тарафыннан балигъ  булмаган балаларына  алимент түләтү мәсьәләсендә проблемалары булган гражданнарның  биш  мөрәҗәгате  каралды.

   Һәр сорау үзенчәлекле һәм алар тормыш ситуациясенә карап индивидуаль якын килеп тикшерелде. Гражданнарга комиссия тарафыннан киләсе айдагы утырышка кадәрге чорда кыенлыктан чыгуның  мөмкин  булган юллары  тәкъдим ителде.

3нче октябрь көнне 8а класс укучыларының класс сәгатенә шушы мәктәптә озак елллар инглиз теле укыткан ветеран укытучы Рәхимова Дамия Әхмәди кызы килде.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Сарман районы башлыгы Фәрит  Хөснуллин Азалак авылындагы өлкән яшьтәге ялгыз  әбине тәрбиягә алган  гаиләдә  булды,  анда яшәүче  Садвакасова Тәкъсинә апаны 85 яшьлек юбилее белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International