ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

3 октябрь көнне сәг.10.00да Рангазар да, 12.00сәг.тә Рантамакта авылларында өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Бариев Гомэр Бари улы ачып җибәрде . Рангазар авыл җирлегеннән район советы депутаты Ильина Венера Ахияровна, ветераннар советы Хисамутдинова Азия Ахат кызы өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар

"Сугыш белән  ныгыган үгет-нәсыйхәт" республика проектын тормышка ашыру кысаларында Петровка Завод урта мәктәбенең патриотик "Җиңү волонтерлары" отряды Бөек Ватан сугышы ветераннары,сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре янына бардылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм" республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләр конкурсы һәм «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.

«Олкэннэрне хормэтлэу унконлеге” унаеннан" Шэфкать" халыкка социаль хезмэт курсэту узэгендэ дэваланучыларга "Айсылу" нэфис фильмы курсэтелде. Аварияга очрап гариплэнеп калган жырчы кызнын язмышы турында барган бу татарча фильмны ял итучелэр  яратып карадылар.

Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.З.Сабиров
 

3 нче октябрь көнне Кәүжияк мәдәният йорты хезмәткәрләре «Душою молоды всегда» исеме астында чара үткәрде. Бәйрәм мул табын артында үтте. Сүз авыл жирлеге башлыгы Хөснетдинов Фиргәт Әхсән улы һәм ветераннар советы рәисе Шакирова Фәүзимә Соппуховна да бик матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәр чыгышны өлкәннәр бик якын кабул иттелэр.Бәйрәм һәркемдә җылы тәэсир калдырды.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне” уңаеннан 3 октябрь көнне мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан ветераннарны котлап чәй өстәле әзерләнде. Кунак булып килгән ветераннарыбыз табын артында эшләгән дәверләрендәге истәлекләрне яңарттылар, оештыручыларга матур теләкләр теләделәр, бәйрәмгә чакырып хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм матур җырлар белән үрелеп барды.

2 октябрь көнне район мәдәният йортында “Без – сәнгатьле халык” районкүләм фестиваленең IV сезонын ачу концерты булып узды. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Т.Зарипов җитәкчелегендәге “Моң” гармунчылар ансамбле, А.Галиева җитәкчелегендәге “Илек” җыр – бию ансамбле, А.Галиева һәм А.Мингазова җитәкчелегендәге “Таңсылу” балалар халык театры, А.Галиева җитәкчелегендәге Сарман халык театры, Р.Фәртдинова җитәкчелегендәге “Хозур” вокаль ансамбле, үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын, көлке-мәзәкләрне тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.

Өлкәннәр көне уңаеннан 4нче октябрьдә Җәлил китапханәсендә “Гомер көзләренә кергәндә” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәнең кунаклары булып китапханәнең өлкән укучылары һәм 2нче санлы мәктәбенең укучылары да чакырылды.

Зур Нөркәй авыл җирлегендә Өлкәннәр көне


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International