ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

27 сентябрь көнне мәктәбебездә районыбыз мәктәп директорларының киңәшмә-утырышы булып узды.

Янурыс авыл җирлегендә "Балалар" юл билгесенә карата кисәтуләр бетерелде

27 нче сентябрь көнне  Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы директорлар киңәшмәсе үтте. Кунакларны бик җылы кабул иттеләр. Мәктәп директоры Сәетгараева Раушания Камил кызының чын җитәкче, яхшы оештыручы икәненә тагын бер кат инандык. Укучылар Л.Н.Толстой елы уңаеннан бик матур, эчтәлекле чара курсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары “Кунакка килегез!” дигән мастер-класс күрсәттеләр, директорларны шаккаттырдылар.  Семинар өлешендә агымдагы сораулар каралды, алга таба планнар корылды. Мәктәп директоры Раушания Камил кызына, коллективка, укучыларга чын күңелдән изге теләкләр теләнде, рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Петровка Завод урта мәктәбе  Бөтенроссия акциясенә кушылды


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

5нче октябрь көнне хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максаты белән "кайнар линия" оештырылачак. 

Бүген Сарманда район Советының чираттан тыш утырышы узды.

25 сентябрь көнне “Шәфкатъ” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлек мөдире Гөлназ Хафизова Ритек “Лукойл”ның IX нчы социаль һәм культура проектлар конкурсында катнашып, “Молодежные инициативы” номинациясендә “Ни одного дня без доброго дела” проекты белән Дипломга лаек булды.

2017 елның салым чорыннан башлап җир салымы буенча пенсионерлар, инвалидлар, ветераннар 6 сутыйга исәп тотарга хокуклы. Әгәр участокның мәйданы 6 сутыйдан артып китсә, салым калган мәйдан өчен исәпләнәчәк.
Әгәр участоклар берничә булса, хисап кулланыла торган салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аны елның 1 ноябренә кадәр тапшырырга кирәк, аннан башлап участокка карата Хисап кулланыла.
Белдерү кәгазен салым түләүченең шәхси кабинеты, почта элемтәсе аша салым инспекциясенә җибәрергә яки теләсә кайсы салым инспекциясенә шәхсән тапшырырга мөмкин.
Әгәр мөрәҗәгать кермәсә, хисап автомат рәвештә салым суммасы максималь исәпләнгән бер участокка карата кулланыла.
Әгәр граждан элек салым ташламаларыннан, шул исәптән башка милек салымнарыннан файдаланса (мәсәлән, сугыш хәрәкәтләре ветераны мөлкәткә салымнан азат ителгән яки пенсионер транспорт салымы ташламасыннан файдаланган), салым органында салым түләүчедән өстәмә мөрәҗәгатьләр (гаризалар, белдерүләр) кирәксез булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә файдаланылачак.
2018 елның салым чорыннан беренче тапкыр Хисап алу хокукына ия булучылар өчен һәм элек салым ташламаларыннан файдаланмаган (мәсәлән, пенсия яшенә җиткәч, 2018 ел дәвамында) өчен салым органына мондый ташламалар бирү турында гариза тапшырырга кирәк.

Бүген 5-11 сыйныф укучылары "Сәламәтлек hәм спорт көне" дип аталган чарада катнаштылар. 


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

26 сентябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан 11 нче сыйныф укучылары ветеран укытучы Л.А. Юнусова белән очраштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International