ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Буген Янурыс авыл җирлегенә  ТНВ телерадиокомпаниясен "Җир сулышы" Рамиль Гарипов килде.Ул  КФХ Мухамадиев эшчәнлеге белән танышты. 

27 сентябрьгә һава торышы. Аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан төнлә 4-9 м/с; көндез 9-14 м/с, урыны белән көчәйгәндә 17-22 м/с. Минималь һава температурасы төнлә +1..+5º, көндез максималь һава температурасы +10º..+13º.

25 сентябрьдә 3нче сыйныфларда балалар табибы Шаймухаметова Э.А. катнашында ата-аналар җыелышы узды.

26 сентябрь көнне район мәдәният йортында драматург Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган “Кояш гомере телим мин, Минзәләм, сиңа” фестиваленең сайлап алу туры булып узды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г. һәм “Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе” (РМЙ) директоры Галиева Г.А. бәйгедә катнашучыларга дипломнар тапшырдылар.

2018 елның 25 сентябрендә Сарман муниципаль район Советының экология һәм инфраструктура мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең утырышы узды.

22-23 сентябрь көнне Нижнекамск шәһәрендә Сарман районы җыелма командасы "Хезмәткә һәм оборонага әзер" җәйге республика фестивалендә катнашты. Утыз биш район командалары арасында район мәктәп укучылары һәм физик тәрбия укытучыларыннан торган Сарман районы җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады. Нәтиҗәләр һәм җиңүчеләр соңрак билгеле булачак.

22 сентябрь көнне Рангазар авылында "Кыр чишмәсе"н ачу тантанасы булып узды. Бәйрәмдә матур җырлар, шигырьләр яңгырады.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Узара салым акчасына Яңа Имән авыл җирлеге Күтәмәле авылының Карл Маркс урамында юл төзекләндерү дәвам итә.

25 нче сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен  3 нче номерлы “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы концерт программасы белән чыгыш ясадылар.                                                      

Бүген «Сарман» кинотеатрына Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә куп балалы һәм авыр хәлдә калган гаиләләрнен балалары чакырылды. Һәм кинотеатр коллективы беренче тапкыр «Сандугач» балалар бакчасы нәниләре һәм тәрбиячеләре белән очрашты. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International