Азалак авыл жирлегенең Юлтимер авылында урам утларына ремонт ясалды.
21 нче сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен “Хозур” ветераннар ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясады.
Иреклеләр елы уңаеннан 21 сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман урамнарына “Автомобильсез көн” акциясе белән чыктылар.
21 сентябрь көнне Рантамак авыл мәдәният йортында "Уңыш иленә сәяхәт" дип исемләнгән, халкыбызның инде онытылып килә башлаган Сөмбелә бәйрәме булып узды. Бу бәйрәмне көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм иткәннәр. Бәйрәм җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үтте.
Сентябрь – көзге уңышны җыеп алу, амбарларга урнаштыру чоры. Нәкъ шушы айда һәр җирдә көзге ярминкәләр оештырыла. 22 сентябрь көнне Сарман районы авыл хезмәтчәннәре дә Яр Чаллы шәһәрендә халыкка үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район үзешчән сәнгать осталары сатып алучыларга концерт күрсәттеләр. Ярминкәгә килгән кунаклар һәр чыгышны яратып кабул иттеләр, үзләренә кирәкле ит, яшелчә-җимеш продукцияләрен сатып алып, ярминкәдән канәгать хисләр белән кайтып киттеләр.
5 ел дәвамында Петровка Завод урта мәктәбендә "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты тормышка ашырыла.
19 нчы сентябрь көнне, Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч класс укучыларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Туган ягыбызның, республикабызның мәдәни объектлары, традицияләре турында җанлы әңгәмә оештырылды...
Бүген Сарайлы авылы мәдәният йортында күп еллар хезмәт куйган Хәйдәрова Мөхтәрәмә Миннәхмәт кызының туган көне - 80 яшьлек юбилее. Шушы уңайдан, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г. һәм “Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе” (РМЙ) директоры Галиева Г.А. аны олы бәйрәме белән котладылар. Саулык-сәламәтлек теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Азалак мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр арасында футбол ярышы үткәрделәр. Ярышта 3 команда катнашты, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.