Җәлил китапханәсе хезмәткәрләре “Зеленая Россия” исемле табигатьне саклау акциясе кысаларында “Знатоки природы” дип исемләнгән экологик квест үткәрделәр. Квест барышында катнашучылар ике командага бүленделәр. Һәм станцияләр буенча йөреп, төрле биремнәрне үтәп сихри хәрефләрне җыйдылар. Ул хәрефләрдән алар соңыннан сихри сүзне барлыкка китерделәр . Чара барышында балалар үзләренең зоология, биология буенча белемнәрен күрсәттеләр, “Лес моими глазами” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсында катнаштылар.
Буген «Сарман» кинотеатрында «Ләйсән» балалар бакчасы нәниләре «Лесной патруль» исемле мавыктыргыч мультфильм карадылар.
Кичә Җәлил бистәсендә күпфатирлы йортларны индивидуаль җылытуга күчү буенча җыеннар узды.
Иске Кәшер авылында почта бүлекчәсе бинасында капиталь ремонт бара.
15нче сентябрьдә СНТ берлеге барлыкка килде. Шул уңайдан мәктәп советы сыйныф сәгатьләре үткәрде.
Уку елы башлану белән Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Музейда белем көне” акциясе кысаларында укучылар өчен төрле чаралар үткәрәләр.
Сарман киноучреждениесе авыл мәдәният йортларында өлкәннәр өчен терроризмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан «Шаг из тьмы» документаль фильмын һәм ХII мөселман кинофестивалендә катнашкан «Капка» нәфис фильмын курсәтә башлады.
Прокуратура район халкына, кайда төзелүенә карамастан, күп фатирлы өлешле йортларны төзү тармагында булган хокук бозулар турында прокурорга хәбәр итү мөмкинлеге турында белдерә.
14 сентябрьдә «Старт» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында, «Милләтләр кроссы-2018» җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге уздырылачак.
8 нче сентябрь көнне боек рус шагыйре Лев Николаевич Толстойның 190 еллыгына багышланган класс сәгате узды. Укучылар Л. Н.Толстойның тормыш юлы, иҗаты белән танышты, викторина да катнаштылар.