17 нче июль көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Э.А. гражданнарга онлайн-кабул итү үткәрде.
25-26 августта 2018 елның масштаблы спорт-массакүләм чара – Red Bull Air Race һава юлы белән узышу дөнья Чемпионатының этабы Казанда узачак.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 25 июньдә үткән аппарат киңәшмәсенең 25нче санлы беркетмә үтәлеше максатыннан, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлеген контроль тикшерү үтте. Методик материалларны һәм эш документларын тикшерү максатыннан, бүлеккә Республика ресурс үзәге белгечләре килде. Тикшерү барышында киләчәк эшчәнлектә куллану өчен куп кенә киңәшләр бирелде.
19 июль “Дулкын” спорт - сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында "Бәхетле балачак" дип исемләнгән чираттагы күңелле мәдәни чара оештырылды. Төрле күңелле уеннар, биюләр балалар күңеленә бик хуш килде
18 июльдә «Сарман» кинотеатры каршындагы паркта китапханәчеләр тарафыннан кечкенә балалар өчен «Ут белән шаярма» исемле тематик кичә үткәрелде.
16 нчы июль көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Китап шифаханәсе» оештырдылар.
Янурыс башкарма комитеты хәм Татавтодор техникасы ярдәме белән юл кырларын,урам хәм тыкырыкларны чабу эше бара
Сарман муниципаль районында 2018 елның 6 ай эчендә 9 тапкыр янгын килеп чыккан, янгын вакытында һәлак булганнарның артуы теркәлде 0дән 1 очракка кадәр.
Сарман районында Иске Имән авылында яшәүче Шакирова Мияссәрә Шакир кызына 100 яшь тулды.
Юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин, хәрби комиссар Д.Г. Гасанов, "Нөркәй" агрофирмасы директоры В.Р. Гыйльметдинов, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Р.А. Исламова, район ветераннар совветы рәисе Н.М. Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.М. Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Г.И. Хуҗина, Пенсия фонды идарәсенең районара клиент хезмәте җитәкчесе А.М. Харисов, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район башкарма комитеты җитәкчесе Г.М. Харисова, авыл ветераннар советы рәисе Н.С. Миңнемөхәммәтова, балалары һәм туганнары котладылар
20 июльдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рөстәм Камалов гражданнарны кабул итәчәк.