18 июльдә «Сарман» кинотеатры каршындагы паркта китапханәчеләр тарафыннан кечкенә балалар өчен «Ут белән шаярма» исемле тематик кичә үткәрелде.
16 нчы июль көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Китап шифаханәсе» оештырдылар.
Янурыс башкарма комитеты хәм Татавтодор техникасы ярдәме белән юл кырларын,урам хәм тыкырыкларны чабу эше бара
Сарман муниципаль районында 2018 елның 6 ай эчендә 9 тапкыр янгын килеп чыккан, янгын вакытында һәлак булганнарның артуы теркәлде 0дән 1 очракка кадәр.
Сарман районында Иске Имән авылында яшәүче Шакирова Мияссәрә Шакир кызына 100 яшь тулды.
Юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин, хәрби комиссар Д.Г. Гасанов, "Нөркәй" агрофирмасы директоры В.Р. Гыйльметдинов, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Р.А. Исламова, район ветераннар совветы рәисе Н.М. Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.М. Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Г.И. Хуҗина, Пенсия фонды идарәсенең районара клиент хезмәте җитәкчесе А.М. Харисов, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район башкарма комитеты җитәкчесе Г.М. Харисова, авыл ветераннар советы рәисе Н.С. Миңнемөхәммәтова, балалары һәм туганнары котладылар
20 июльдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рөстәм Камалов гражданнарны кабул итәчәк.
Сарман муниципаль районы территориясендә рөхсәт бирелгән су коену урыннары юк, шуңа күрә 14 июльдә Минзәлә елгасы ярын, районда урнашкан буаларны һәм сулыкларны санкцияләнмәгән коену урыннарын патрульләү башланды.
Мортыштамак Мәдәният йортында эшләп килүче “Чишмә” фольклор – вокал коллективы , Азнакай районында , төрки халыклар арасында үткәрелә торган “Чатыр тауда җыен” дип исемләнгән халыкара фестивальда катнышып диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында “Игәнә” керәшен фольклор ансамбле “Питрау” XIX Республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәмендә катнашып лауреат исеменә лаек булдылар.
Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.