ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балачакның иң гүзәл мизгелләре, әлбәттә, җәй белән бәйле. Район үзәгендә балалар өчен бик күп чаралар үткәрелә. 12 июль көнне район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Үзәк ял паркында "Балачак –бәхет иле" дип исемләнгән күңелле мәдәни чара оештырылды. Төрле күңелле уеннар, биюләр балалар күңеленә бик хуш килде.

2018 елның 29 октябрендә Бөтенроссия Ленин яшьләр комсомол союзы оешуга 100 ел тула. Комсомлның бер гасырлык юбилее уңаеннан китапханәчеләр тарафыннан төрле чаралар үткәрелеп тора.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Карашай-Саклау  мәдәният йорты хезмәткәрләре  секретаре Әхмәтшина Г. Д. озак гомер иткэн гаиләләрдә кунакта булдылар

12 июль конне  "Сарман" кинотеатрында "Лэйсэн" балалар бакчасына йоруче нэнилэргэ "Урфин Джюс и его деревянные солдаты" исемле мультфильм курсэтелде.

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне һәм “Ныклы гаилә” Россия проекты кысаларында бәйрәм узды. Мөхтәрәм гаиләләргә  истәлекле көннәре белән Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В., ЗАГС җитәкчесе Валишина Г.А.,”Единая Россия” партия җитәкчесе Харисова Г.М.  һәм  Исполком җитәкчесе урынбасары  Сахипова И.Р. исхлас котладылар, иң изге теләкләрен ирештерделәр, истәлекле  бүләкләр  тапшырдылар.  

Карашай-Саклау авыл җирлегендә кунакка кайткан балалар исемлеге булдыру макстыннан хуҗалыкларда рейд үткәрелде


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

9 нчы 10 нчы июльдә Сарман муниципаль районында ашлык сугу комбайннарының  2018 елгы игеннәрне урып-жыюга әзерлеген кабул итү Һәм техник караулары узды. Бу чарада авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Шарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Агрокөч” АҖ белгечләре, баш агрономнар, баш инженерлар һәм агрофирмалар белгечләре катнашты.

“Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 – 2019 еллар)” Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, 2018 елның 8 – 10 июлендә Кукмара муниципаль районында һәм Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VII Бөтенроссия съезды узды. Съезд эшендә Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасыннан 700 делегат – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар мәктәбе укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче гомуми белем оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Ресублкасы мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли – мәдәни автономия җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар Конгерессы башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

11 июль конне  "Сарман" кинотеатрында "Лилия" балалар бакчасына йоруче нэнилэргэ "Урфин Джюс и его деревянные солдаты" исемле мультфильм курсэтелд


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

10 июль конне  "Сарман" кинотеатрында "Кояшкай" балалар бакчасына йоруче нэнилэргэ "Урфин Джюс и его деревянные солдаты" исемле мультфильм курсэтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International