ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. Шул уңайдан Сарман  үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре кинотеатр янындагы мәйданчыкта “Читаем Пушкина”(“Пушкинны укыйбыз”) дип исемләнгән акция үткәрде. Бәйрәм чарасын Укымышлы ябалак ачып җибәрде. Ул укучыларны А.С.Пушкинның иҗаты белән таныштырды. Китапханәчеләр шагыйрьнең “Балыкчы һәм балык” (“О рыбаке и рыбке”) әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкият тәмамлангач, укучылар әсәрнең эчтәлеге буенча әзерләнгән сорауларга җавап эзләделәр һәм бик тиз генә җавап та бирделәр. Аннан соң бәйрәмдә катнашучы һәркемгә ачык микрофон янында бөек шагыйрьнең әсәрләрен уку мөмкинчелеге бирелде. Ә микрофон тынып тормады, шигырьләрене укучылар яттан да, китаплардан да укыдылар. Бәйрәм флешмоб белән тәмамланды. Барлык катнашучылар бергәләп җырлап-биеп таралыштылар.

Янурыс авыл җирлегендә Каташ-Каран авылында узара салым акчасына асфальт җәелә

Сарман урта мәктәбе яны җәйге лагере «Радуга» ачылышы

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 июньдә район үзәгендәге Татар Илеге ял паркында “Балачак – бәхет иле” дигән зур бәйрәм үткәрелде.

6 июнь конендэ «Сарман» кинотеатрында боек рус язучысы А.С.Пушкиннын туган коне унаеннан Сарман гимназиясе каршында оештырылган «Дуслык» лагерында ял итуче балаларга язучы ижатында ан-белемне тагында устеру максатыннан тулэусез мультфильмнар курсэтелде. 


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Александровка балалар бакчасында 1 июньгә багышланган кичә үтте. Балалар төрле ярышларда һәм уеннарда бик теләп катнашты.

Иртәгә, 6 июнь көнне, “Сарман” кинотеатры янындагы паркта бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган чара узачак.

Башлана: 10.00 сәгатьтә.

Юлтимер балалар бакчасында “Чыгарылыш кичәсе” булып узды. Балалар килгән кунакларга һәрьяклап узләренең осталыкларын күрсәттеләр. Татар халык уен коралларында уйнап, җыр башкарулары кунаклар күңеленә бигрәк тә хуш килде. 


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында үзара салым акчасына койма куела.

Иртәгә 5 көнне Татарстан Республикасында һава торышы начараю көтелә. Көчле җил, яңгыр, боз яуы ихтимал.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International