ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

15нче май көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбендә республика күләмендә үтә торган “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына йомгак ясау уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы үтте.

2017-2018 уку елы дәвамында башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар мәдәният учрежденияләренә актив рәвештә йөреп, төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашып килделәр. Көндәлектәге биремнәрне үтәп, табышмакларга җаваплар табып, рәсемнәр ясап, катнашкан чаралардан алган тәэсирләрен тасвирлап, матур итеп көндәлекләрен тутырып бардылар. 

 

Саклаубаш мәктәбендә җиреле узидарә вәкилләре белән очрашу үтте.

14  майда "Сарман" кинотеатрында Сарман мэгариф булеге һэм узэклэштерелгэн бухгалтерия коллективларына  "Собибор" исемле нэфис фильм курсэтелде.

Александровка авыл җирлегендә "Балагач" чишмәсендә өмә үтте.

Карашай-Саклау авыл жирлегендэ санитар икеайлык дэвам итэ


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

15 май көнне һава торышы начараю көтелә. 15-20 м/с көчле җил.

Бүген, 14 майда, III чакырылыш район Советының чираттан тыш утырышы узды.

15 май 18.00 сәг. Дулкын бассейны артында урнашкан ял паркында "Гаилә - бәхет ачкычы" дип аталган  бәйрәм киче үтәчәк.

Менә ничә ел инде Зур Нөркәй авыл мәдәният йортының "Нөркәем" вокал-инструменталь ансамбле "Иске Казан түгәрәк уены" Республика татар фольклор фестивалендә катнашып алдынгы урыннарны яулап килә. Быел да коллектив бу фестивальдә "Ыру такмаклары" дигән җыр белән катнашып, жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм, нәтиҗәдә, 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Моң чишмәләрегез сакмасын, һәрчак уңышлар юлдаш булсын сезгә, нөркәйлеләр!

Иске Кэшер авыл жирлегендэ санитар икеайлык дэвам итэ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International