ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2025 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы кысаларында мәгариф бүлегенең "Җиңүнең 80 еллыгына 80 патриотик эш" планын тормышка ашыру йөзеннән, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең "Юнармия " һәм"Беренчеләр хәрәкәте "ндә катнашучылар тыл ветераны Ямалиев Намус Афзалетдин улын Җиңү көне белән котладылар. Алар Намус абыйга .истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Намус абый сугышның авыр еллары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, тылдагы эше һәм һәр гражданның фашизмны Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде.

1 нче "Каенкай" МББМУНЕҢ "искорки добра" экологик агитбригадасы "Эко-2025" экологик конкурсында катнашты. "Минем планета" чарасының максаты-укучыларда, ата-аналарда, педагогларда экологик культура һәм актив тормыш позициясен формалаштыруны дәвам итү.

МБГББУ «Җәлил гимназиясе» ндә «Ветеран белән ял көннәре» акциясе уза. Ул сугыш, хезмәт ветераннарына һәм пенсионерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

13 май көнне безнең гимназия кунаклар кабул итте: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары-Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улын,Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улын, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - Сәхипова Индира Рәис кызын,авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы-Сәхүриев Николай Иван улын,мәгариф бүлеге җитәкчесе -Исмәгыйлева Гөлназ Тәлгать кызын. Алар агроклассларның эшчәнлеге белән таныштылар.Рафаэль Мәхмүт улы үзенең бүләген тапшырды.

Республиканский конкурс #ЭКОВЕСНА
Номинация "ЭКОКОМАНДА"
6 атна "ЗооЗабота ".
#ЭКОВЕСНА2025
#ЭКОЯЗ2025
#ЭКОКОМАНДА
#МБДОУЯНУРУСОВСКИЙДЕТСКИЙСАД

12 май көнне безнең мәктәптә 8 сыйныф укучылары өчен хәрби хезмәт нигезләре буенча өч көнлек уку җыеннары башланды.


13
май, 2025 ел
сишәмбе

🌞☀️🌞 13 майда Бөтендөнья одуванчиклар көне бәйрәм ителә - кояш, шатлык һәм яхшылык вакыты, алар белән уртаклашырга мөмкин. Одуванчик - безгә шатлык бүләк иткән кечкенә генә кояш. ☀♻️☀Безнең балалар бакчасында бу көн кысасында экология юнәлешендә белем бирү вакыйгасы узды, анда балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашты. 🌱🔍🏵 Балалар бакчасында тузганаклар көне бик күңелле үтте! #ДеньОдуванчик #ЭкоВесна🌞☀️🌞 13 майда Бөтендөнья одуванчиклар көне бәйрәм ителә - кояш, шатлык һәм яхшылык вакыты, алар белән уртаклашырга мөмкин. Одуванчик - безгә шатлык бүләк иткән кечкенә генә кояш.

☀♻️☀Безнең балалар бакчасында бу көн кысасында экология юнәлешендә белем бирү вакыйгасы узды, анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. 

🌱🔍🏵 Балалар бакчасында тузганаклар көне бик күңелле үтте!

#ДеньОдуванчик

#ЭкоВесна

Бүген Җәлил бистәсендә 1 нче номерлы "Ак каен" балалар бакчасында "Татар малае, татар кызчыгы 2025" бәйгесе үткәрелде. Безнең балалар бакчасынан  Фархутдинова Диляра катнашты.
"Иң зифа татар кызы" номинациясенә лаек булды.👏
Диляраны чын күңелдән котлыйбыз!🌺🌺🌺

Бүген «Каенкай» балалар бакчасында «Татар малае,татар кызчыгы» бәйгесе узды. Безнең бакча данын мәктәпкә әзерлек төркеменнән Садиков Алим белән Алиуллина Алия якладылар. Бәйге өч этаптан торды: визитка(үзе белән таныштыру); сугышта катнашкан әби-бабайлары турында сөйләү; сәнгать өлеше. Безнең балалар барлык этапны да тиешле дәрәҗәдә башкардылар һәм югары урыннарга ирештеләр. Садиков Алим -«Татар малае -2025», Алия-«Иң тыйнак кыз» номинациясенә лаек булдылар. Аларны әзерләгән тәрбиячеләргә Фәсхетдинова Г.А., Зарипова А.М., музыка җитәкчесе Фаттахова Г.Ф һәм ярдәм күрсәткән әти -әниләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Котлыйбыз!

Бәйге нәтиҗәләре буенча Ралина  "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз" номинациясендә , ә Ризван "Иң зирәк малай" номинациясендә  җиңү яулады.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International