ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2025 ел
чәршәмбе

9-11 нче март көннәрендә рус мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. 

Буыннарның дәвамчанлыгын саклау, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган як тарихын өйрәнү максатларында район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе Республика Фестиваленең зональ этабы узды.

Бүген "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Сарман җирле бүлегендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ягафаров Азат Фердинанд улы гражданнарны онлайн кабул итте.

Депутатка махсус хәрби операция үткәргәндә РФ чикләренең территориаль бөтенлеген торгызу барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган хәрбинең әнисе түләүләр алу тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Районның җаваплы кешеләре дә чакырылган иде. Мөрәҗәгатьне депутат эшкә алды һәм консультация бирде.

Экологик тәрбия дә безнең  бакчада  киң урын алып тора. Балалар белән бергә гөлләрне хәстәрләп үстерәбез. Утырткан үсентеләр дисезме, аларнын көннән көн үзгәрешләрен күзлибез. 
Моның белән бала үзенә күпме файдалы мәгълүмат ала.

11 март көнне 4 нче санлы "Сандугач" балалар бакчасында "Салават күпере"журналы вәкиле белән очрашу узды. Бу искиткеч һәм кызыклы очрашуда безнең балалар бакчасы да катнашты.

МБОУ "Лякинская ООШ" в дошкольной группе проходят занятия по лепке.Уточняем и закрепляем знания детей о названиях цветов, их строении,развиваем мелкую моторику пальцев рук, творческое воображение, используем разные способы лепки.

МБОУ "Лякинская ООШ" в дошкольной группе проходят занятия по лепке.Уточняем и закрепляем знания детей о названиях цветов, их строении,развиваем мелкую моторику пальцев рук, творческое воображение, используем разные способы лепки.

Су объектларында куркынычсызлык атналыгы кысаларында 1 нче санлы  «Кояшкай» балалар бакчасында «Сак булыгыз, юка боз!» темасына мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә үтте.

"Татнефть" компаниясендә 2020 елдан ЦУР проекты гамәлгә ашырыла, ул дөньяга аңлы караш формалаштыруга (рациональлек, сакчыллык, аңлылык), энергияне эффектлы куллану һәм саклау культурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Әлеге проект кысаларында МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары гражданлык үзаңын, үсеп килүче буынның ЦУРГА уңай мөнәсәбәтен формалаштыру максатыннан дәресне карадылар.

 

Химия-кызыклы һәм катлаулы предмет, аны яхшырак аңларга һәм өйрәнергә тәҗрибә ярдәм итә. Яңа лаборатор җиһазлар белән укучыларның фән белән шөгыльләнү өчен күбрәк мөмкинлекләре барлыкка килде. Алар аны дәресләрдә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлек вакытында да кызыксынып өйрәнәләр. 

Җәлилнең 1 нче мәктәбендә «Точка роста» мәгариф үзәге эшләгән вакыт эчендә укучыларның тормышы сизелерлек үзгәрде дип әйтергә була. Аларда мини-проектлар булдыру өчен дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү, шулай ук фән нигезләрен үзләштерү һәм заманча җиһазлар кулланып, яңа технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. 

        Шулай итеп, «Точка роста» үзәге педагоглар өчен дә, укучылар өчен дә яңа белем бирү технологияләренә юл ача, укуны кызыклы һәм нәтиҗәле итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International