ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2025 ел
сишәмбе

Бүген районда яшь укучыларның "Тере классика"Бөтенроссия конкурсының муниципаль туры узды. 

2025 елның 11 мартында Сарман гимназиясендә «Живая классика -2025» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды.
2 нче санлы Җәлил урта мәктәбенең 6 А сыйныф укучысы Зәкиева Ралина лауреат булды.

Бүген 5 нче сыйныф укучылары өчен "Татнефть"  волонтерлары әзерләгән  дөньядагы иң төп дәрес узды. Дәрес дистанцион форматта узды. Аның программасында түбәндәге төп юнәлешләр каралды: табигатькә сакчыл караш, су ресурсларыннан җаваплы файдалану, социаль коммуникация, сәламәт яшәү рәвеше. Лекция балаларны территорияне төзекләндерү, экология, хәйрия акцияләре уздыру белән бәйле актуаль проблемаларга  җәлеп итүгә  юнәлдерелгән иде. Дәрес укучылар өчен бик файдалы булды!!!

Бүген Сарман 4 санлы “Сандугач” балалар бакчасында  “Салават күпере” ннән  Голназ Зиятдиновна кунак булды. Аның белән очрашуга районыбызның барлык бакчаларыннан мөдирләр, методистлар һәм тәрбиячеләр килде. Ул безгә журнал турында бай эчтәлекле тулы мәгълүмат бирде, аның төрле бүлекләре, проектлары, бәйгеләре, кушымталары турында  тәфсилләп сөйләде. Очрашу бик  күңелле үтте.

Бүген, 11 нче март көнне, хәрби-патриотик тәрбия бирү максатларында, Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Красные ленты» исемле яңа Россия нәфис фильмы күрсәтелде.
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Орленок-Спортсмен» трегын тәмамландылар. Бу иң хәрәкәтле һәм актив трекларның берсе булды. Трекның максаты-балаларда физик культурага кызыксыну, сәламәт яшәү рәвешенә кыйммәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

9-11 март көннәрендә рус мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.

   11 март көнне Сарман гимназиясендә «Тере классика» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды

2025 елның 11 мартында 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары «Минем киләчәк һөнәрем» темасына үзләренең проект эшләрен якладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International