Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары юл хәрәкәте иминлегенә багышланган «Кызыл, сары, яшел!» конкурсында катнаштылар. «Светофор» түгәрәге һәм отряд җитәкчесе ЮИД Михайлова А.М. башлангыч сыйныф укучылары белән чыгыш әзерләде.
28 февраль көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булды. Семинар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Кызыл яраннар" дип аталган драмадан башланып китте. МББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" укытучылары тарафыннан мастер-класслар үткәрелде. Мастер-класслар дустанә атмосферада узды, анда педагоглар үзләренең осталыклары һәм иҗади идеяләре белән хезмәттәшләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар үзләренең креативлыкларын күрсәттеләр һәм махсус бүләкләр ясадылар.
Мастер-класс зур уңыш белән узды, һәр катнашучы бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән кайтып китте.
Киңәшмә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш планы буенча фикер алышу һәм ихлас күңелдән теләкләр белән тәмамланды!
Яз бәйрәме уңаеннан, 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары 7нче сыйныф кызлары арасында «Ягез әле, кызлар!» дип исемләнгән бәйге үткәрделәр.
8 Март - Хатын-кызлар көне. Яраткан әниләребезнең, әбиләребезнең, апа-сеңелләребезнең бәйрәме. Бигрәк тә бу бәйрәмдә без сөекле әниләребезне тәбрик итәбез, чөнки һәр кеше өчен әни - җирдә иң якын кеше. Безгә ничә яшь булса да, без әни өчен һәрвакыт бала булып калабыз. Сер түгел, һәр бала өчен аның әнисе - дөньяда иң матуры. Аның күзләре генә иң гүзәл, куллары гына иң йомшак, тавышы иң ягымлысы. Һәр балалар бакчасында, шушы яз бәйрәме алдыннан тантаналы чаралар үткәрелә. Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка”бакчасында да Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган балалар өчен иртәнге бәйрәмнәр узды. Әзерлек бәйрәм башланганчы ук башланды. Балалар белән тәрбиячеләр шигырьләр өйрәнделәр, әңгәмәләр үткәрделәр, музыка җитәкчесе белән җырлар һәм биюләр өйрәнделәр. Яраткан әниләр һәм әбиләр өчен бүләкләр әзерләделәр: котлау открыткалары, үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар. Балалар шигырьләре, биюләре, җырлары белән әниләргә бик күп җылы сүзләр, наз һәм игътибар бүләк иттеләр. Балаларының чыгышларын карап, әниләренең күңеле йомшарды. Ә кайбер биюләрдә һәм уеннарда өлкәннәр нәниләр белән беррәттән катнаштылар. Ата-аналар үз балаларының уңышлары белән бик канәгать калдылар.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Саклаубаш урта мәктәбе укучылары тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар.
"Ләйсән" балалар бакчасы #экологиявстихах акциясендә актив катнаша.Безнең балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хөсәенов Тимур катнаша, җитәкчесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмасовна.
Уникаль проект балага ашыгыч хәлдә өлкәннәрнең ярдәмен берничә минут эчендә алырга мөмкинлек бирә 7 мартта 14-00 сәгатьләрдә «Татмедиа» матбугат үзәгендә Татарстанда «Заступник» балалар иминлеген коллектив тәэмин итү системасының эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.
5 март көнне МББУ "Җәлил гимназиясе" ндә Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) сыналды.
Бүген Мортамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Аздахов Мөҗәһит Салихҗан улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе "Орленок - спортсмен" трегын тормышка ашыруны төгәлләде . Әлеге трек балаларда сәламәт яшәү рәвешенә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга, сәламәтлек турында белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән иде.