ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

  "Язам сиңа, Герой! "акциясе

Районыбыз мәктәпләрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар узды.

 "Экология - һәр кешенең эше" акциясе кысаларында  " Ләке төп гомуми белем бирү мәктәктәбендә" экологик олимпиада узды. Төп максат - укучыларда экологик культура формалаштыруга ярдәм итә торган экологик белемнәре популярлаштыру.

«Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы гадәттәгечә әһәмиятле вакыйгага әверелде.
2025 елның 17 февралендә  Мөслимнең ,, Күбәләк,,  балалар бакчасында конкурсның зона этабы узды. Анда 4 муниципаль районыннан 11 конкурсант катнашты. 

15 февральдә Түбән Кама шәһәрендә укучылар һәм укытучыларның"Сөйй гомерне, сөйй халыкны, сөйй халыкның дөньясы" темасына Бөтенроссия тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре форумы узды . Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары актив катнашты. 9б сыйныфы укучысы Шәймәрданова Диләрә-1, 10 сыйныф укучысы Гыйльфанова Равилә-3 урын яуладылар! Кызларыбызга Алга таба да уңышлар телибез! Молодцы!

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән тәрбиячеләр «Ковробук» ярдәмендә вак моториканы үстерәләр. Уен аша алар ел фасыллары,төсләр,геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыталар

 

Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасында герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел уңаеннан "Муса Җәлил безнең күңелләрдә" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Чарада балалар М.Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр һәм сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм балалар күңелендә якты эз калдырып, аларның татар шагыйрьләренә булган белемнәрен тагын да арттырып, җылы тәэсир калдырды.

15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Тантаналы чарада Сарман һәм Мөслим районнары, хәрби комиссариаты вәкилләре, әфганлылар һәм Олы Нөркәй урта мәктәбе укучылары катнашты. 

"Җәлил гимназиясе"нең 7 нче А сыйныфы укучысы Вәлиева Илүзә күренекле татар җырчысы, РСФСР халык артисты тууына 90 ел тулу уңаеннан яшь рәссамнарның «Илһам нуры» ачык республика конкурсында катнашты. 


15
февраль, 2025 ел
шимбә

Бүген "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә Ватанны Саклаучы елын ачу тантанасы булды. 6 нчы сыйныф укучылары "Юнармия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафына кабул ителде.
Балалар ант бирделәр. Ант сүзләрен әйтеп, балалар үз Ватанына тугры булырга, аның батырларын искә алырга, көчсезләрен якларга, укуда һәм спортта уңышларга омтылырга, патриотлар һәм лаеклы гражданнар булырга ант иттеләр.
Мәктәп директоры Ахметбаева Римма Григорьевна чыгыш ясады.
- "Юнармия" - Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте, аның максаты - патриотик традицияләрне саклау һәм арттыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International