ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2026 ел
якшәмбе

     Бүген 4 гыйнварда бездә искиткеч чара — «Имин каникуллар» квест-уены узды, анда безнең тикшеренүчеләр катнашты! 

   2026 елның 3 гыйнварында башлангыч сыйныф укучылары өчен Ләшәү-Тамак мәктәбе базасында узган уен чарасы шулай аталган иде. 


3
гыйнвар, 2026 ел
шимбә
Районыбызның Үзәк ял паркында Кыш бабай һәм Кар кызы барлык кешене үз резиденциясендә көтә. Кыш Бабай резиденциясе - балалар өчен әкияти урын, хәтта зурлар да монда үзләрен кабат балалар кебек тоя алалар. Кыш бабайга һәр бала шигырьләр сөйли, җырлар җырлый, шулай ук татлы бүләк ала һәм фотога төшә ала. Укучыбыз Мустафин Эмиль Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясендә кунакта булып кайткан.

"Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. 

Бүген Сарманның Ленин урамындагы күпкатлы йортлар ишегалларында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде! "Күрше" фестиваленең кышкы сезоны кысаларында Сарман мәдәният йорты хезмәткәрләре "күрше-ишегалдында кич: кар уртасында җылы һәм рәхәт"дигән искиткеч бәйрәм программасы үткәрделәр. Салкын булуга карамастан, кунакларның күңелләрендә елмаюлар, күңел ачулар һәм күршелек рухы уянды. Бу кичә Чын дуслык һәм кеше аралашуының җылысы теләсә нинди кар һәм салкыннарны эретергә сәләтле икәнлеген ачык дәлилләде.

Мортыштамак авыл җирлегендә Яңа елны каршылау чаралары узды

Яр Чаллыда "Парк Альпак" - табигать белән чикне тулысынча бетерэ торган урын бар. Альпак, лама🦙, камерун кәҗәләре, лани, кроликлар🐰. Барысын да ашатырга һәм кочакларга мөмкин. 
Нуретдинова Ралина әлеге гаҗәеп паркта булды һәм тәэсирләре белән уртаклашты.
#фоточелленджмоивеселыезимниеканикулы

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре «Мин һәм Кызыл китап» бәйгесендә катнаштылар.Чатыртау Тыюлык начальнигы  Сарваров Илнур Әбүзәр улы бәйгедә катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бераз һәм уртача кар. Буран. Җил көньяктан 8-13 м/с, тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 23 м / с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-9, урыны белән -14. Көндез максималь температура -4..-6˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

30 декабрь көнне Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында « Могҗизалы Яңа ел” исемле бәйрәм тамашасы узды. Кунакларны матур итеп бизәлгән залда авыл җирлеге башлыгы Гилева Роза Михайловна, Кыш бабай, Кыш әби котладылар. Кызыклы тамаша , җыр- биюләр белән бик куңелле бәйрәм булды. Бәйрәмннән авыл халкы һәм кунакка кайтучылар күтәренке бәйрәм кәефе алып, киләсе елның иминлек һэм тынычлык алып килүен теләп калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International