ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Шәрләрәмә авыл җирлегендә Сабантуй

Кәүҗияк авыл җирлегендә Сабантуй.


9
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Бүген Югары Чыршылы авылында Сабантуй бәйрәме узды. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы  һәм  РФ Пенсия фондының Сарман районы идарәсе җитәкчесе Харисов Асыляр Мөнәвир улы котладылар. Бәйрәм җырлар, биюләр һәм  күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Кырык чишмә буенда Анак һәм Яхшыбай авылларының   Сабантуй бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Раян Назыйф улы халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, авыл кунаклары һәм талантлары, шулай ук чакырылган артистлар үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр.  Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә иганәчеләребезгә. Барсына да сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

9 нчы июньдә Җәлил бистәсе мәйданында милли Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмдә Сарман муниципаль районы башлыгы гранты белән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының республика һәм төбәк этаплары призерларын әзерләгән укытучылар бүләкләнде. Моннан тыш, "Җәлил гимназиясе"нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гафарова Әлфия Тәлгат кызы Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Барыгызны да котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

     Сабантуй - халыкны бергә җыя торган, мәдәни традицияләрне чагылдыручы, көчле спортчыларны ачыклаучы аз санлы бәйрәмнәрнең берсе. Шундый бәйрәм бүген Җәлил поселогы мәйданында да узды.

     Бәйрәмне ачу тантанасы ел саен үзләренең  чыгышлары белән сокландырган һәвәскәр артистларның матур музыкаль  номерларыннан башланды.

     Җәлилдә яшәүчеләрне һәм кунакларны Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин, «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А. сәламләде. Хезмәттә аерылып торган хезмәткәрләр мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук бәйрәмгә Татарстан Республикасы Cарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Р. Сәхипова, Совет аппараты җитәкчесе Ю.Р. Исмәгыйлева, Җәлил поселогының мактаулы гражданы һәм НГДУ «Джалильнефть» СП «Татнефть-Добыча» башлыгы Р.А. Әхмәтшин, ЦОБ ПАО «Татнефть» ЦССП җитәкчесенең Сарман районы буенча урынбасары Т.Н. Афзалтдинов, поселокның элеккеге җитәкчеләре, нефть сәнәгате һәм бюджет оешмалары ветераннары чакырылган иде.

     Бәйрәмдә спорт ярышлары һәм халык уеннары уздырылды. Концерт мәйданчыгында бер-бер артлы поселок кунаклары да чыгыш ясады.

     Иң тамашалы чара, әлбәттә, мәйданның үзәгендә күпләрне берләштергән милли көрәш иде. Тамашачылар һәм җанатарлар төрле яктан чолгап алдылар.

     Шулай ук аерым мәйданчык балалар Сабантуе өчен җиһазландырылган, анда нәни кунакларга төрле конкурслар һәм ярышлар тәкъдим ителде.

     Мондый күркәм татар милли бәйрәмен оештыручыларга, барлык иганәчеләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калабыз.

 

                                                                                          Җәлил поселогы башкарма комитеты

Саклаубаш авыл җирлегендә Сабан туйлары гөрләп узды

Кичә Петровский Завод авылында милли Сабантуй бәйрәме узды


8
июнь, 2024 ел
шимбә

Бүген Әлмәттә "Сабантуй"милли бәйрәме узды. Бәйрәмдә район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Мототарин Мотокультурасын үстерүгә ярдәм итү оешмасы вәкилләренең милли Сабантуй бәйрәмендә мотоузыш традиционга әверелде инде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы сугышчылары һәйкәленә таҗлар һәм чәчәкләр салынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International