ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Сабантуйга бүләк жыю Колмәт авылында.

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бар җирдә бу көнне зурлап билгеләп үтәләр. Мортыштамак авылының Дамир Әхмәтов исемендәге ял паркында барлык балалар өчен бәйрәм узды. Бәйрәмгә килгән балалар халкыбызның элеккеге уеннарын уйнадылар, үзләрен тапкырлыкта, зирәклектә сынап карадылар, соңыннан тәмле ботка белән сыйландылар.

15 нче июнь көнне махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китә. Сетка үрүне башлап җибәрдек. 

Колмәт авылыннан гумунитар ярдәм.


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Чыршылы авылында Сабантуй милли бәйрәменә бүләкләр җыю оештырылды. Чара күңелле, бәйрәм кәефе белән үтте. Авылның барлык халкы актив катнашты.

Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнаша.

1 июньдә Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әлеге конкурста актив катнашкан гаиләләр бүләкләнде. Конкурска барлыгы 1200 гариза килгән! Экология министры Александр Шадриков әйләнә-тирәлекне саклау эшендә геройлар дип аталырга хаклы татарстанлылар турында сөйләде. "Бу матур фразеологизм гына түгел! Монда Феофан әфәнденең сүзләрен китерәм, ул берничә тапкыр: "кече Ватанны торгызганда без бөек Россияне торгызабыз!- дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы башлыгы. «Экосемья» номинациясендә Менделеевскидан Мачихиннар гаиләсе 3 урын алды. 2 урынны Шәрифуллиннар гаиләсе биләп тора, шулай ук Менделеевск районыннан иң яхшы гаилә дип Сарман районыннан Ханнановлар гаиләсе танылды. Эко геройларыбызны котлыйбыз!

31 майда самбо буенча Белорет муниципаль районының ачык беренчелеге узды,анда Башкортстан Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан һәм Казахстан Республикасыннан 140тан артык спортчы катнашты. Безнең самбочылар лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр, үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар: Әхмәтов Илназ (31 кг кадәр) 1 урын 🥇 🏆 Мәүләветдинов Тимур (32 кг кадәр) 3 урын 🥉 Харисов Дауд (34 кг кадәр) 2 урын 🥈 Ситдиков Айвар (34 кг кадәр) 3 урын 🥉 Исхаков Абдулла (38 кг кадәр) 1 урын 🥇 🏆 Кудашев Алмаз (42 кг кадәр) 2 урын 🥈 Егетләрне һәм тренерны котлыйбыз!!!👏🤝 Яңа якты җиңүләр телибез!!!🎉

1 июнь көнне Ә.Залаков исемендәге ял паркында, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Бик бәхетле булсын балачак" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Балаларны бәйрәм белән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ә.Вэлиев котлады. Балалар, яшүсмерләр театр коллективларының районкүлэм "Иделкәем"фестиваль-бәйгесендә җиңүчеләргә грамоталар һәм сертификатлар тапшырды. Бәйрәм күңелле уеннар, эстафеталар, җыр-биюләр белән дәвам итте.


2
июнь, 2024 ел
якшәмбе

"Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең  укучылар командасы ата-аналары җыелмасына каршы уйнады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International