Бүген сугышчыларга-якташларыбызга махсус хәрби операциянең чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бу игелекле эшкә өлеш керткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерде.
Җәлил гимназиясе укытучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм акциясендә катнаштылар: токмач ясадылар. Токмач белән посылкалар операция зонасына якын арада җибәреләчәк. Сугышчыларыбызга тизрәк өйгә кайтуларын телибез!
2024 нче елның 28 нче мартында 4605 нче ППЭда "Җәлил гимназиясе" базасында "Бергә тапшырабыз. БДИны ата-аналар тапшырган көн» Бөтенроссия акциясе узды. Акциядә Җәлил шәһәр тибындагы бистә башлыгы Кәримов Р.А., Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Г. А. Габидуллин, БДИ муниципаль координаторы Р. Р. Әхмәтшина, депутатлары Кучумова А.Н. һәм Галиәхмәтов А. И., урта гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, чыгарылыш укучыларының әти-әниләре катнаштылар.
Р.Н.Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы файдасына күпьеллык нәтиҗәле эше, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен якташыбыз, нефть тармагы ветераны Сәлихов Мирсаев Миргазямович «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге
полициягә хезмәт итәргә чакыра
Россия Федерациясе гражданнары
18 яшьтән 40 яшькә кадәр
Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!
27 нче мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә язгы каникуллар вакытында «Яңа хәрәкәт» активистлары һәм "Җәлил гимназиясе" нең укытучылары арасында "Үз уены" интеллектуаль уены уздырылды. Аны директорның тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Е.Р. Граханцева үткәрде. Уен барлык кагыйдәләр буенча узды.
Иске Кәшер авыл җирлегенең Иске Кәшер авылында яшәуче хезмәт ветераны Габдрахманова Мөзәккирә Карам кызына 90 яшь
Бүген район Советының утырышлар залында 28-29 март көннәрендә Сарман муниципаль районы территориясендә мобилизация күнекмәләре үткәрү турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
26 март көнне Сарайлы авыл мәдәният йортында татар КВН командаларының 1-нче сайлап алу туры булып узды. Командалар үзләре белән таныштырдылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Сарайлы авылыннан “Сарайлы сабакташлары”, Күтәмәле-Буралы Чишмә авылларыннан “КИБИ”, Иске Мензәләбаш-Куҗак авылларыннан “Минзәләкәй этләйләре”, Яхшыбай авылыннан “Гаилә кораблары” командалары финалга чыктылар.
03.04.2024 11: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында Татарстан районара табигать саклау прокуроры урынбасары Халморатова р.м. Башкарма комитет җитәкчесе белән берлектә табигать саклау законнары таләпләрен үтәүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхси кабул итәчәкләр.