ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен эшкуарлык премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итәләр. Сайлап алу 10 номинация буенча узачак:

Гаилә-ул җәмгыятьнең нигезе, киләчәгебезнең нигезе. 2023 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты илдә 2024 елда Гаилә елын үткәрү турында Указга кул куйды.

Региональ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Ак калфак Xll Бөтенроссия укучы кызлар һәм егетләр бәйгесендә катнашып 3 нче дәрәҗә дипломга ия булган Сарман кызы Бәдертдинова Әлфиназ Ришат кызын котлыйбыз. (Җитәкчесе-Салихова Илмира Илгизәр кызы)Татар  кызлары сыйфатларын үзендә булдырган- милли, тыйнак, уңган, акыллы Элфиназга киләчәктә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.

29 март көнне Сарман район мәдәният йортында татар КВН командаларының 4-нче сайлап алу туры булып узды. Катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр, өй эшләрен күрсәттеләр. Очрашу бик күңелле үтте. Нәтиҗәдә финалга Сарман урта мәктәбенең "Бер дигән", Сарман гимназиясенең "Гимназия кызлары һәм малае", Җәлил 2- нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Укытучылар" командалары чыктылар.

28 март көнне Алмәт авыл мәдәният йортында татар КВН командаларының 3-нче сайлап алу туры булып узды. Командалар гадәттәгечә үзләре белән таныштырдылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Александровка авылыннан “Александровка” командасы, Каташ-Каран авылыннан “Авылстайл” командалары финалга чыкты.

"Кече һәм урта бизнеска республикабызның тулай төбәк продуктының дүрттән бер өлеше, шулай ук Төбәк икътисадында эшләүчеләрнең гомуми санының 41% тан артыгы туры килә», - Н.в.Кондратова.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова кече һәм урта бизнес өчен 2023 ел нәтиҗәләре, федераль һәм республика ярдәме чаралары, МСП һәм эре бизнес кооперациясе һәм 2024 елга яңа чакырулар турында сөйләде.

🔗 Интервьюны сылтама буенча укырга мөмкин: https://www.tatar-inform.ru/news/eto-40-zanyatyx-v-ekonomike-tatarstana-kakuyu-podderzku-okazyvayut-biznesu-v-respublike-5940267.

Бүген Мостафин авылында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Насибуллин Делюс Глусович белән хушлашу  узды.

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2024 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Сарман бистәсендәге филиал объектында 2024 елның 23 апрелендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын сүндереп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк: «ТНВ-Татарстан»; «Болгар радиосы»; «Россия радиосы + Татарстан радиосы; РТРС-1; РТРС-2.


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районының Җәлил шәһәр тибындагы поселогында җылылык челтәрләрен, шулай ук Җәлил бистәсен кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен модернизацияләү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Мидхәт улы Миңнәхмәтов катнашты. Киңәшмәне район башлыгы Ф.М. Хөснуллин алып барды.

27 март көнне Сарайлы авыл мәдәният йортында татар КВН  командаларының 2-нче сайлап алу туры булып узды. Командалар үзләре белән таныштырдылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Юлтимер авылыннан “Замба”, Зур Нөркәй авлыннан “Искиткеч педагоглар” командалары финалга чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International