"Балкыш"
VIII республикакүләм фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабы.
6 нчы мартта "Җәлил гимназиясе"нең 10 нчы сыйныф укучылары КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы вәкилләре белән очрашты. Балалар алдында кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Артем Николай улы Чукашов чыгыш ясады. Ул укучыларга әлеге уку йортында нинди һөнәрләргә өйрәтүләре, керү шартлары турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
Р.н.Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының социаль үсеш буенча җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызына халыкны социаль яклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде. Индира Рәис кызы, сезне лаеклы бүләк белән котлыйбыз!
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягафаров Сарайлы авылыннан Шәмгуновлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягафаров районның озак гомерле Насыйбуллина Нәфисә Нәбиулла кызын 8 Март бәйрәме белән котладылар.
Бүген район мәдәният йортында VIII республикакүләм үзешчән ветеран-башкаручылар арасында “Балкыш” фестивале уза. Фестивальда катнашучыларны, килгән кунакларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинандович Ягафаров сәламләделәр. Гаилә елы кысаларында Ахметшиннар, Гараевлар, Гинатуллиннар гаиләләрен актив гражданлык позициясе һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүген Сарман районына эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягафаров килде. Эш чаралары кысаларында Азат Фердинанд улы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга һәм районның партия активына бергәләп эшләгән өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин районда яшәүче хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады.
4 нче март көнне югары сыйныф кызлары өчен "Гаилә нигезе - хатын-кыз" дигән темага ачык чара узды. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләде. Чарага Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Жәлил бүлекчәсе җитәкчесе Гарипова Гүзәлия Нух кызы, мәктәбебезнең хезмәт укытучысы Хабибуллина Флориса Рафаэль кызы чакырылды. Алар кызларыбызны тататар халкының милли йолалары,гореф-гадәтләре, кул эшләре белән таныштырдылар, хатын-кызның гаиләдәге роле турында сөйләделәр.Чара бик тәрбияви булды, гаиләдә хатын-кыз роленең кыйммәтен аңларга ярдәм итте
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.