"Хатын-кыз-гаилә нигезе"1 нче Җәлил мәктәбендә ачык чара

2024 елның 5 марты, сишәмбе

4 нче март көнне югары сыйныф кызлары өчен "Гаилә нигезе - хатын-кыз" дигән темага ачык чара узды. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләде. Чарага  Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак"  иҗтимагый оешмасының Жәлил бүлекчәсе җитәкчесе  Гарипова Гүзәлия Нух кызы, мәктәбебезнең хезмәт укытучысы Хабибуллина Флориса Рафаэль кызы чакырылды. Алар кызларыбызны  тататар халкының милли йолалары,гореф-гадәтләре,  кул эшләре белән таныштырдылар, хатын-кызның гаиләдәге роле турында сөйләделәр.Чара бик тәрбияви булды, гаиләдә хатын-кыз роленең кыйммәтен аңларга ярдәм итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International