Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
8 Март Халыкара бәйрәме алдыннан 2нче сыйныф укучылары арасында Әниләр һәм абиләр өчен бәйрәм узды. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, сәхнәләр уйнадылар. Бәйрәм ахырында укучылар әниләренә тюльпан чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
Әниләр балаларының игътибарыннан бик дулкынландылар.
Бәйрәм якты, төсле, балалар һәм өлкәннәр өчен онытылмаслык булып чыкты.
Бүген Сарман муниципаль районы Советында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырышны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Россия Президенты В.В.Путин указы белән 2024ел Россия Федераөиясендә Гаилә елы дип игълан ителде.Шул уңайдан Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран мәдәният йортында гаилә коруларына 45 һәм 50 ел тулу уңаеннан Исоровлар,Гараевлар,Давлетшиннар гаиләләре хөрмәтләнде.Гаиләләрне авыл җирлеге башлыгы А.Ә.Мөхәммәдиева,балалары,оныклары,туганнары котлады.Бәйрәмгә концерт номерлары ямь өстәде.
Бүген МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе"нең 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – Әлифба белән саубуллаштылар. Алар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Нәниләребезгә куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез!
4 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап район библиотека коллективларына оештырылган чара узды. Аларга «823-й километр» исемле яңа төшерелгән татарстан фильмы күрсәтелде.
2024 елның 29 февралендә Сарман муниципаль районы Советы утырышларының кече залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы узды.
27 февральдә МБББУ “ Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә " Гаиләмнең гореф-гадәтләре " дигән мәктәп чарасы узды.
Язгы матур бәйрәм алдыннан 8 мартта Сарман муниципаль районы башлыгы Кубогына волейбол буенча район оешмаларының хатын-кызлар командалары ярышлары узды. Бу ярышлар традицион булып китә һәм инде алтынчы тапкыр үткәрелә.
Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ярышларда катнашучыларны сәламләде һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Район үсешенә керткән өлеше, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм ярышларда актив катнашуы өчен гүзәл ханымнарга рәхмәт белдерде.
2024 елның 28 февралендә Зәй шәһәрендә ел саен үткәрелә торган XXIV Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу туры узды.