Илебезнең никадәр зур булуын күз алдына гына китерегез! Бездә таулар бар һәм далалар, заманча мегаполислар һәм табигать тыюлыклары, бөтен дөньяга танылган театрлар һәм кызыклы музейлар.
Мортыштамак мәктәбенең 7,8 сыйныф укучылары “Сказ гончара” исемле интерактив чарада катнаштылар.
Әлеге мастер-класс -үзеңне чүлмәк ясау остасы итеп тою, үз кулларың белән балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар ясау мөмкинлеге ул.
Электән үк әлеге борынгы һөнәрнең осталары хөрмәтле кешеләр булганнар. Чөнки бу эш тырышлыктан тыш әле сабырлык, үҗәтлек, чыдамлылык һәм һәр эшләнмәгә җан җылысын таләп итә. Һөнәр серләрен саклап, буыннан буынга өйрәткәннәр һәм һәрбер гаиләнең үзенең билгеле тамгасы булган.
Вакытлар узган саен керамик эшләнмәләрне башта тимердән, аннан пыяла, пластмассадан ясалган әйберләр кысырыклап чыгара. Ләкин бүгенге көндә яшь буынга борынгы гореф- гадәтләрне өйрәтү программалары нигезендә, һөнәр янәдән актуаль юнәлешләрнең берсенә әйләнде.
Чүлмәкчелек һөнәренең чын остазлары бик аз, безнең районда бөтенләй юк. Кем белә бит, бәлки музейда үткән шөгелләрдән соң, укучылар арасында хезмәт юлын нәкъ менә шушы юнәлеш белән бәйләргә теләүчеләр табылыр. Һәм Сарманыбызда, тирә якка дан тоткан үз осталары булыр.
25-28 гыйнварда «Ишембай-Арена» боз сарае 2007-2008 елгы егетләр командалары арасында «Алтын шайба» клубының республика финал ярышларын кабул итте.
Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Сарман районы хәзрәтләре белән очрашты.
Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин капиталь ремонт объектларын әйләнеп чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Фән һәм техника» дигән чара үткәрелде. Чара барышында балалар күп галимнәрнең ачышлары, казанышлары белән танышып үттеләр, үзләрен галимнәр ролендә сынап карадылар. һәм импровизацияләнгән «Күңелле лаборатория» дә кызыклы тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрделәр. Чара ахырында балалар “Галим булу кызыклы, әмма җиңел түгел, ә тырышып укысаң, барысы да килеп чыгарга мөмкин!” дигән нәтиҗәгә килделәр.
31 нче январь көнне «Сарман» кинотеатрында «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Мини-мишки: Новые приключения» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
"Профориентацион минимум" һөнәри эшчәнлекнең бердәм моделе кысаларында Җәлилнең 1 нче мәктәбендә атна саен тиешле темаларга сыйныф сәгатьләре уза. Бу эшчәнлектә кулланылган мөһим эш формаларының берсе-карьера ясый алган һәм бүгенге көнгә кадәр уңышка ирешкән кешеләр белән очрашу. 7б сыйныфта безнең мәктәпне тәмамлаучы Салахов Раил белән очрашу узды, ул бүгенге көндә участок начальнигы урынбасары вазифасын башкара. Ул укучыларга энергетик вазифасы, аның үзенчәлеге һәм мөһимлеге турында сөйләде
29 гыйнварда Сарман авылында Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге командасы беренче ярдәм күрсәтү буенча семинар үткәрде.
30 нчы гыйнвар көнне «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен Гаилә елы кысаларында «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.