ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

30 нчы январь көнне «Сарман» кинотеатрында «Ләйсән» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Мини-мишки: Новые приключения» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.

МБББУ Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Җәлил мәчете хәзрәте белән “Ата-аналарның балалар алдындагы, балаларның ата-аналар алдындагы бурычлары” дигән темага очрашу - әңгәмә үткәрелде.

    30 гыйнвар көнне Хәйруллина Сәмәрә Фәйзрахман кызы Петровка Завод авылы урта мәктәбендә Пушкин картасы проекты кысаларында «Сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче адымнар» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Иң беренчедән, балаларга дөрес итеп сулыш алу кагыйдәләре өйрәтелде. Бу күнегүләр артистларга ачык, дөрес дикция һәм сөйләмнең аңлаешлылыгы өчен кирәк. Дәрес барышында балалар үзләрен актерлык осталыгында сынап карадылар. Сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, тавышларын үзгәртергә, гәүдә белән ничек идарә итәргә икәнен аңладылар. Укучылар алып баручы ярдәмендә сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче адымнар алдылар.


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

2024 нче елның 28-30 нчы гыйнварында Казанда "Дуслык" базасында рус телендә укытыла торган мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында татар әдәбияте буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Җәлил гимназиясен ике укучы тәкъдим итә. 10 нчы сыйныф укучысы Кәлимуллина Гөлфия һәм 7 нче сыйныф укучысы Самарова Җәмилә олимпиада призерлары булдылар (укытучысы - Шакирова Эльмира Финус кызы). Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

30 нчы гыйнварда Җәлил поселогының мәдәният йортында "Пушкин картасы" программасы кысаларында В.Усмановның "Кино һәм музыка" дип аталган концерты узды. Проект белем бирү, мәгърифәтчелек һәм тәрбия характерын йөртә. "Җәлил гимназиясе"нең 8-11 нче сыйныф укучылары чарада катнаштылар. Концерт бик яхшы үтте. Укучылар һәм укытучылар уңай эмоцияләр алдылар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «минем бизнес» үзәге «кече һәм урта эшкуарлык»милли проекты кысаларында бизнес өчен бушлай партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итүне ачты. Эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр түбәндәге программаларда катнаша ала.

Рангазар авыл җирлеге чангы ярышында катнашты

Гаилә елы кысаларында, 25 гыйнвардан "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә «Минем гаиләм гербы» исемле рәсемнәр күргәзмәсе ачылды

9 февральдә Сарман авылы чаңгы базасы территориясендә узачак "Татарстан чаңгы юлы-2024" массакүләм узышында катнашырга барлык чаңгы спортын яратучыларны чакырабыз

Бүген Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе  базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район  методик берләшмә утырышы узды. Утырыш көн тәртибендә язучы Зифа Кадырова белән очрашу булды. Гаилә елы уңаеннан 9-11 нче  укучылар язучының "Бәхеткә юл кайдан" әсәре буенча китап сөючеләр конференция үткәрделәр. Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашуга шулай ук Чаллы Дәуләт театрыннан Татарстанның халык артисты Гөлфия  Фәйзрахманова да килде.    Гөлфия ханым    үзенең шигырьләрен дә укыды.   Мөхтәрәм кунакларны район Башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. котлады.  Очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International