Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 22 ноябрендәге 875 номерлы Указына ярашлы рәвештә, гаиләне саклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан, 2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район мәдәният учреждениеләрендә бердәм гамәлләр көннәре оештырылды, алар кысаларында күп балалы гаиләләр һәм династияләр белән очрашулар, гаиләләр өчен төрле форматтагы тематик чаралар үткәреләчәк.
Бүген Азалак авыл җирлеге гражданнарының гомуми җыелышы булды
Инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы
1944 нче елның 27 нче гыйнварында Ленинград блокадасы тулысынча бетерелә . 22-27нче гыйнварда «А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә» Ленинград блокадасына багышланган чаралар узды. Беренче ләр хәрәкәтнең беренчел бүлеге советы рәисе Фәттахова Миләүшә истәлекле кичә әзерләде, анда блокада вакытында татар солдатларының батырлыгы турында сөйләде. Балалар үлгәннәр истәлегенә шәмнәр кабыздылар һәм чәчәкләр салдылар. Шулай ук «Ленинград блокадасы 22 минут эчендә» фильмын карадылар. Балалар фильмның эчтәлегеннән канәгать калдылар.
Үткәнне хәтерләмәгән кешенең киләчәге юк! 2024 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы тулысынча бетерелгәннән соң 80 ел билгеләп үтелә. "Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе" нең мәктәпкәчә төркемендә "Ленинград блокадасы" тематик дәресе уздырылды.
"Холокост корбаннарын искә алу атналыгы" кысаларында укучыларга «Холокост тормышы» документаль фильмы күрсәтелде. Без балаларга Холокостның кешелек тарихында иң зур фаҗиганең берсе һәм расизм, антисемитизм, агрессив милләтчелек идеологиясенең кешелеккә каршы коточкыч җинаятьләр практикасына ничек әверелүенең мисалы булуы турында сөйләдек.
26 гыйнварда МБББУ “Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә махсус хәрби операциядә катнашучы Ленар Заляев белән очрашу булды. Ленар безнең башлангыч сыйныф укучылары- Заляева Зарина һәм Заляев Рамазанның әтисе.
10 январь көнне күренекле шагыйрь, публицист язучы, “Керәшен сүзе” газетасына нигез салучы авылдашыбыз Ямаш Игәнәйнең туган көне. Шул уңайдан мәктәптә чаралар үткәрелде. Аларның берсе- музей дәресе. Мәктәптә музей эшли, эшнең бер юнәлеше Я.Игәнәйнең тормышы һәм иҗат юлына багышланган. Музей дәресен Ильина Д.Р. үткәрде. Ул укучыларга Я.Игәнәйнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, бигрәк тә шагыйрь тарафыннан керәшеннәр турында чыгарылган беренче публицистик басма “Керәшен сүзе” газетасының эчтәлеге, аның тарихы, мәкаләләренең үзенчәлеге турында мавыктыргыч мәгълүматлар җиткерде. Я.Игәнәй язышкан “Аргамак”, “Идел” журналлары хакында да эйтте. Бүгенге көндә мәктәп аның исеме белән йөртелә, Ямаш Игәнәй урамы бар, паркка нигез салынды.
24 гыйнварда Җәлилнең 1нче мәктәбендә «блокадалы икмәк»хәтер акциясе узды. Ул миллионлы шәһәрне дошман басып алучылары тарафыннан моңарчы күрелмәгән блокададан исән калган Ленинград халкының батырлыгын искә төшерергә тиеш. «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора. Бу 125 грамм ленинградлыларга 900 көн эчендә исән калырга ярдәм итә. Бу икмәк кисәге тормышны үлемнән аерды.
"Геройлар тумый, геройлар булалар". Бу сүзләре белән укучыларны патриотик тәрбияләүгә багышланган сыйныф сәгате башланды. Сәгать классында махсус хәрби операциясенең катнашучысы Ганиев Руслан Наил улы катнашты. Гимназия директоры Булатова Г.Н. сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.