ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Буген Петровский Завод авылы мэктэбендэ "Белем бэйрэме" утте.

Җәлил гимназиясе укучылары "Сәлам, мәктәп" һәм "Яраткан укытучыга чәчәк бәйләме" акцияләрендә катнашалар. Балалар мәктәпне, укытучыларны, сыйныфташларны сагынулары турында видео төшерделәр.

Бүген, 1нче сентябрьдә, яңа уку елына старт бирү өчен, Җәлил гимназиясе ишекләре яңадан ачылды. Традиция буенча бу көнне безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелә.

Бүген Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка уткэрелде

1 сентябрь-Белем көне, Белем бәйрәме. Бүген без беренче укытучыбызны, туган мәктәбебезне, классташларыбызны сагынып искә төшерәбез. Бүген Мортыштамак мәктәбендә Белем көне үткәрелде. Чакырылган кунаклар, педагоглар, ата-аналар укучыларга үзләренең иң яхшы теләкләрен җиткерделәр.

Бүген мөһим көн: яңа уку елы башланды! 1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме. Бүген без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә алабыз. Илнең барлык уку йортлары ишекләрен ача. Бүген Белем көне Күтәмәле мәктәбендә үтте. Килгән кунаклар, укытучылар, әти-әниләр укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Бүген 1 нче Җәлил мәктәбендә 1 нче сентябрьгә багышланган тантаналы линейка булды. Балалар җәйге каникулдан соң мәктәп ишегалдына җыелдылар. Сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Гөлнара Фалиховна чыгыш ясады. Укучыларны һәм педагогларны котларга Сарман муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Исмагилова Юлия Равилевна килде. Сарман районы мәгариф бүлеге методисты Һадиев Илдар Умитович. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Җәлил Идиатуллина Гөлназ Марсель кызы. Линейкада хөрмәтле кунак булып физик культура укытучысы, махсус хәрби операция катнашучысы Нәбиуллин Р.Р.

"Таң шикелле якты туган җирем" дип исемләнгән республика көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Бүген мөһим көн: яңа уку елы башланды! 1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме. Бүген без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә алабыз. Илнең барлык уку йортлары ишекләрен ача. Бүген Белем көне Иляксаз мәктәбендә үтте. Килгән кунаклар, укытучылар, әти-әниләр укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Тагын кыңгырау шалтыравы. Алда аның катлаулылыгы, шатлыгы, сораулары һәм җаваплары белән чираттагы уку елы. Көндәлек, тырыш хезмәттә сабырлык һәм уңышлар һәркемгә-укучыларга да, укытучыларга да, ата-аналарга да! 1 сентябрь белән!!!!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International