ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Зур Нөркәй авыл җирлегендә 1 сентябрь бәйрәме

Бүген, 1нче сентябрьдә, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә яңа уку елына старт бирелде.

Бүген Сарман аграр көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

Бәйрәм чарасында Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, «Агросила» АҖ генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Альберт Шәрипов катнашты.

1 сентябрь – Белем көне. Бүген Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен " Беренче кыңгырау " чыңлады. Әлеге чарада Азалак авылы җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов катнашты. Килгән кунаклар, әти-әниләр укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елы барысы өчен дә уңышлы һәм белемгә, ачышларга, иҗатка һәм казанышларга бай булсын. Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. 

Россия Федерациясе Президенты В.В Путин инициативасы белән «Россия Белем җәмгыяте «Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт мәгърифәтчелек оешмасы эшчәнлеге яңадан башланды. Җәмгыять гражданнарга фән, мәдәният, сәнгать, тарих һәм тормышның башка өлкәләрендәге казанышлары турында хәбәр итүче чаралар үткәрә.

Бүген Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Белем бәйрәме" үтте.

Бәйрәмдә әти-әниләр, укучылар, укытучылар,ветеран укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Әлеге бәйрәм белән котларга Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамазанов Рамиль Миргаяз улы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сахипова Индира Рәис кызы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Идрисова Гөлшат Язкар кызы, Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Гильмутдинова Лилия Мирзахит кызы, Сарман районы суды рәисе Хайбрахманов Ринат Рәсим улы, Сарман районы прокуроры урынбасары Рахимзянов Айрат Миннәхмәт улы һәм Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков та килгән иде. Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамазанов Рамиль Миргаяз улы бәйрәм белән котлап 1 нче сыйныфка керүче укучыларга буләкләр тапшырдылар.

Бүген Әлмәт авыл мәктәбендә "Белем бәйрәме" үтте.

Саклаубаш авыл җирлегендә Белем көнен билгеләп үттеләр

Буген Ләке авылы мәктәбендә "Белем бәйрәме" утте.

Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Наилә Наил кызы балалар бакчасында кунакта булды, балаларга бүләкләр тапшырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International