Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Кадерле балалар!
Сентябрь аеның беренче көне һәр бала күңеленә иң матур бәйрәмнәренең берсе булып кереп каладыр. Чөнки 1 сентябрь – мәктәп бусагасын атлап кергән көн генә түгел, серле белем дөньясына, яңа ачышлар иленә юл башы да. Белем бәйрәменең һәрберебез өчен дә әһәмияте зур: кеше бу тормышта нинди генә баскычларга күтәрелсә дә, нинди һөнәр иясе булса да, барлык уңышларының нигезе мәктәптә салына.
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 5 сентябрьдән һәркемгә ачык булган аучылык җирләренә тиреле хайваннарны аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлаячак.
Бүген утырышлар залында Яңа шешләрне һәм алкоголь-ассоциацияле авыруларны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау буенча уртак эш планын эшләү буенча күчмә киңәшмә узды, анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Бүген “Ныклы гаилә”, "Гаилә – тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Альберт һәм Разия Каримовларны Алтын туйлары белән котлады.
Колмәт авылында балалар белән Татарстан Республикасы көненә "Яратам сине, туган җирем"исемле танып белү викторинасы үткәрелде.
Республика көнендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин якташларын - кыска вакытлы ялга килгән махсус хәрби операциядә катнашучыларны котлады.
Сарманның Татар Илеге ял паркында яңа төрле ярышлар да оештырылды. Бүген анда «Әти көне» ярышларының муниципаль этабы үткәрелде. Районнан 15 гаилә турникта тартылуда, боҗрага баскетбол тубы кертүдә, озын скакалка аша сикерүдә, таяк һәм кыршау белән эстафеталарда, туп җыюда көч сынаштылар.
Бүген район үзәгенең Татар Илеге ял паркында спорт уеннары да оештырылды. Милли көрәш буенча ярышлар Мортыш-Тамак авылы егете Динар Фартдинов истәлегенә һәм Татарстан Республикасы көненә багышландылар.
Ярышлар берничә авырлык категориясендә оештырылды. Катнашучылар арасында кызлар да бар иделәр. Гадәттәгечә, абсолют батыр булып Сарман егете Алмаз Миңнехуҗин танылды. Җиңүчеләргә һәм призерларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Динар Фартдиновның энесе Данис – грамоталар, абсолют батырга кубок тапшырдылар.
Бүген, 30 августта, татарстанлылар төбәгебезнең төп бәйрәмен – Республика көнен бәйрәм итәләр. Шул уңайдан район үзәгенең Татар Илеге ял паркында «Ал таңнарың өчен яратам...» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды.
Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм!