Бүген районда "комбайннар парады" узды. Чараның нигезе уңыш җыюда һәм туфрак эшкәртүдә катнашкан бөтен техниканы кабул итүдән гыйбарәт иде. Техниканың торышын җаваплы комиссия карады.
Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.
ТР Икътисад министрлыгы һәм «минем бизнес» үзәге «кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында яшь эшкуарлар өчен уникаль белем бирү программасын тәкъдим итә: «яшьләргә Бизнес» программасында катнашучылар үз эшләрен үстерү өчен 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр грантка гариза бирү мөмкинлеге алачак.
Бәйрәм-уен программасы
Бүген «Олимпия өметләре»балалар-сәламәтләндерү лагереның 1 сменасы ачылды.
2023 елның 25-29 июнендә Удмурт Республикасында Ижевск шәһәрендә пляж волейболы буенча 17 яшькә кадәрге егетләр командалары арасында Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары узды. Ярышларда Идел буе төбәкләренең иң көчле 14 командасы катнашты: Пермь крае, Самара өлкәсе, Һарытау өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Ырымбур өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Татарстан Республикасы.
Район Советы утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фандас Вәлиев алып барды.
29 нчы июнь көнне «Сарман» кинотеатрында «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле мультфильм күрсәтелде.
2023 елда Татарстанда 9 942 гаилә торак шартларын яхшырту өчен ана капиталыннан файдаланган. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге кредит учреждениеләре, төзүчеләр, торак кооперативлары һәм физик затлар счетларына 5,9 миллиард сум акча күчерде. Бу - ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, әлеге мөмкинлектән сертификат хуҗаларының 90% диярлек файдаланган.
Кәүҗияк авылы мәчетендә Корбан гаете узды.