Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан өлкән төркем тәрбияләнүчеләре "йөрүче автобус"акциясендә катнаштылар. ЮХИДИ вәкиле һәм ГБУ бүлекчәсе башлыгы Алсу Разиновна белән бергә балалар юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар кирәклеге турында сөйләделәр, шулай ук юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәләр тараттылар
28 июнь конне исламда иң төп бәйрәмнәрнең берсе-Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Авыл мөселманнары аны традиция буенча мәчеттә бәйрәм иттеләр.
Районыбыз Башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Корбан Гаете белән тәбрикләде.
Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Чын йөрәктән изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда, шулай ук районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәвебез – киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе.
Көтеп алынган бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Һәркем киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, мәчетләр төзүдә-төзекләндерүдә катнашучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара.
Хөрмәтле райондашлар! Корбан гаете күңелләребезне изгелеккә юнәлтсен, тирә-якка мәрхәмәт белән карарга ярдәм итсен, һәммәбезгә дәрт-дәрман өстәсен, барлык күркәм эш-гамәлләребездә уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм җан тынычлыгы насыйп итсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.
Кабул итүгә Башкарма комитет бүлекләре белгечләре, җирлек башлыклары һәм район оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучы гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.
Бүген Димитарлау авылында гомер итүче Корбанова Галимә Сәләх кызы узенен 90 яшьлек юбилеен билегелэп үтә.
Республика комиссиясе карары буенча 2023 елның 9 июненнән социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар өчен гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы игълан ителде.
27 нче июнь көнне «Сарман» кинотеатрында «Ләйсән» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен мультфильм күрсәтелде.
26 нчы июнь көнне «Сарман» кинотеатрында «Лилия» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен мультфильм күрсәтелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге
полициягә хезмәт итәргә чакыра
Россия Федерациясе гражданнары
18 яшьтән 40 яшькә кадәр
Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!