ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Бүген Сарман районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкатовна Гәрәева үзенең туган көнен билгеләп үтә. 
"Сезгә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез, районның җирле үзидарәсен формалаштыруга һәм үстерүгә керткән зур шәхси өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим", - диде Фәрит Мөнәвирович үзенең котлавында.

26 июньдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Халыкара наркотикларны куллануга каршы көрәш көне кысаларында "Форпост" үзәге активистлары " Сәламәтлеккә -яшел төс! Яшел төс -сәламәтлек, тормыш, үсеш төсе, Ирек, шатлык, өмет, яңадан туу символы. Акциянең максаты-сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыру.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Алмаз Миңнехуҗинны шәхсән үзе котлады. Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Билбау көрәше ярышларында ирешкән уңышлары, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга керткән шәхси өлеше өчен зур рәхмәт белдерде.

Азалак авылында "Россия суы" ботенроссия акциясе уткәрелде.


25
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Бүген башлангыч мәктәп укучылары өчен мәктәп яны лагеренда «Россиянең бөркете»нә багышлау тантанасы узды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан дәүләт гимннарын башкарудан ачылды. Яшь Бөркетләр үз Ватанын яратырга һәм сакларга, сүз һәм эш бердәмлегенә иярергә, кайгыртучанлык һәм мәрхәмәт күрсәтергә, дуслыкны кадерләргә, намус һәм вөҗдан буенча эш итәргә тантаналы вәгъдә бирделәр.

Чыгарылыш кичәсе-һәркемнең тормышында онытылмаслык вакыйга! 23 нче июньдә "Җәлил гимназиясе"ндә чыгарылыш балы узды. Сигез чыгарылыш сыйныф укучысы һәм аларның якыннары бу сәгатьне дулкынланып көткәннәр, чөнки мәктәп белән хушлашу мизгеле – олы тормышка зур юлның башы. Күптән түгел генә соңгы шалтырату яңгыраган кебек тоела, артта дулкынландыргыч имтиханнар, БДИ, чыгарылыш кичәсенә әзерлек. Һәм менә ул 11 еллык марафонның чик сызыгы: сыйныфташлары, яраткан укытучылары арасында соңгы кичә — чыгарылыш кичәсе! Барысы да чыгарылыш сыйныф укучыларына югары уку йортларына кергәндә уңышлар, ниятләнгәннәрнең барысын да үтәүләрен теләделәр.

23 нче июньнән 26 нчы июньгә кадәр Татарстан Республикасында билбау көрәше буенча 2023 елгы Дөнья Чемпионаты узды. Ярышларга дөньяның 27 иленнән 200дән артык спортчы заявка биргән 🌍

65 кг авырлык категориясендә беренче урынны якташыбыз Миннехузин Алмаз Илдар улы алды һәм билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды кор

Ел саен 23 июньдә бөтен дөньяда Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кышкы һәм җәйге спорт төрләрен искә төшерделәр һәм ярышларда актив катнаштылар. Әлеге чараның максаты-хәрәкәт активлыгы аша Олимпиада, аның символлары турында күзаллау формалаштыру.


24
июнь, 2023 ел
шимбә

Сарманда Яшьләр көне билгеләп үтелде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин активистларны районның яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән шәхси өлешләре өчен бүләкләде. Бәйрәм ВИА - Хит Кавер төркеме чыгышы белән дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International