ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Чукмарлы авылында яшәүче хезмәт ветераны Ахметшина Минниса Мостафа кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Юбилярга район башлыгы урынбасары Гараева Гүзәл Рифкатовна район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук ветеранны Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Хадиуллин котлап, юбилярга сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.

2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә.

Шәрләрәмә авылында республика программасы буенча су линиясе үткәрелә

23.06.2023 10.00-15.00 «Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре» телефон «кайнар линиясе» 2023 елның 23 июнендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылачак. «Кайнар линия " телефоннары: (843) 236-00-71; WhatsApp буенча мәгълүмат җибәрү өчен телефон номеры: +7 (939)345-37-50 консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр. Гражданнарга: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Прокуратурасы, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты консультация бирәчәк.


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

14 нче июнь көнне Ә.Залаков исемендәге ял паркында балалар өчен"Күңелле каникуллар" дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Балалар күңелле көйләргә биеделәр,командаларга бүленеп,уеннар уйнадылар.Җиңүче командадагы уенчыларга призлар тапшырылды.

Бүген Даулы Болын мәйданында ветераннар (пенсионерлар) өчен Сабантуй узды. Җыелганнарны район ветераннар Советы Рәисе Асылъяр Харисов сәламләде.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады, Район Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сабантуй концерт номерлары, спорт уеннары белән үрелеп барды.

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте (алга таба – Конкурс). Конкурсның операторы булып «социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге»автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора.


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Карашай-Саклау авыл җирлегендә "Сабантуй" милли бәйрәме узды . Сабантуй-татар халкының яраткан бәйрәме. Йөрешләрдә төрле уеннар үткәрелә, аларда өлкәннәр дә, балалар да катнаша.

 Сабантуй: милли бердәмлек бәйрәме

Иске Имән авыл җирлегендә милли бәйрәм “Сабантуй”  үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International