Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында "Сабантуй"милли татар бәйрәме узды
13 нче июнь көнне Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе каршыларында оештырылган лагерьларга йөрүче балалар өчен «Иван Семенов. Школьный переполох» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
Янурыс авыл җирлегендә "Сабантуй"милли татар бәйрәме узды
12 июньдә – без, бай мираслы, үзенең иксез - чиксез киңлекләрендәге күп милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән дәүләт көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак та бәйрәм итә.
Шушы вакыйга уңаеннан Үзәк ял паркында бәйрәм чарасы оештырылды. Район китапханәсе хезмәткәрләре «Россия – куәтле ил» исемле күргәзмә һәм фотозона оештырдылар. Ял паркында узган әлеге чара һәркемдә үз иленә, туган ягына карата соклану, горурлану хисләре калдырды.
Балалар сабантуе 2023
Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Александровка авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәмнәре үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Вафин И.Ф. котлады.
Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. 11 июньдә Яңа Имән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәмнәре үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гараев Р.Ф. , Агрофирма җитештерү комплексы белән идарә итүче Гараев Р.Ф ., ТР Сарман муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Зиятдинова Л.Ш. котладылар. Айгиз Ахметов һәм аның иҗатташ дуслары бәйрәмгә ямь өстәделәр. Ильназ Гималетдинов һәм аның төркеменең чыгышында халык яратып карады. Узган бәйрәм барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Саклаубаш авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәмнәре гөрләп үтте. Бәйрәмдә халык бик актив катнашты
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә милли “Сабантуй” бәйрәме узды