ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Рангазар авыл җирлегендә милли “Сабантуй” бәйрәме узды

 Мортыштамак һәм Колмәт авылларында Сабантуй бәйрәмнәре гөрләп үтте. Авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин Илдар Нил улы авылдашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. Программада балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле уеннар, конкурслар күп иде. Кунаклар һәм авылыбыз талантлары үзләренең дәртле җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Чарада катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. 

 Кәүҗияк авылында 11 июньдә милли татар бәйрәме  "Сабантуй" узды. "Сабантуй" милли уеннар, көрәш, җырлы –биюле искиткеч концерт программасы белән гөрләп үтте. Бәйрәм белән котларга Татарстанның халык артисткасы Лилия Муллагалиева, Алина Даутова, алып баручы Ринас Ахметов килгәннәр иде.  Татар җырларын җырлаучы африкалы Оливер Микенди бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.


12
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Сарман авылының Үзәк паркында төп дәүләт бәйрәме хөрмәтенә тантаналы чара узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин якташларын бәйрәм белән котлады, районның яшь халкына паспортлар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

11 июньдә Җәлил бистәсе мәйданында милли Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмдә тәрбияче Мансурова и.р. намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен шәһәр тибындагы Җәлил поселогы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез! Ә балалар бакчасы коллективы кунакларны һәм авыл халкын сәламләде, шулай ук бәйрәм кунакларын кайнар блиннар һәм хуш исле чәй белән сыйлады!

Азалак авыл җирлегендә Сабан туйлары гөрләп үтте. Авыл жирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы, “Шәфкәт” хаклыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мөхлисуллина Ландыш Зөфәр кызы авыл халкын һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котладылар. Аннары чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Авылыбызның кунаклары һәм талантлары үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле булды. Чарада катнашучыларга, шулай ук оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез

10 июн коннеЧукмарлы авыл җирлегендә милли бэйрэм сабантуй үтте.Сабантуй-халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре бер-берсенә үрелеп бара. Чукмарлы авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы И.Х.Хадиуллин бәйрәм белән котлады. Иң мавыктыргыч чара, әлбәттә, милли көрәш, ул күпләрне мәйдан үзәгендә берләштерде.. Узган бәйрәм барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды, күңел күтәренкелеге, энергия һәм игелекле эшләргә уңай кәеф бүләк итте

Зур Нөркәй авылында Сабантуй гөрләп үтте.

Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!

Сабантуй көннәрендә без бөтен ил белән бергә төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм Ватанга тугрылыкны, ил өчен горурлыкны һәм ватандашларның казанышларын символлаштыра.

Илнең иминлеге – төбәкләрнең уңышлы үсеше. Бүген Татарстан Республикасы – бөтен дөньяда танылган куәтле сәнәгать, фәнни-техник һәм интеллектуаль потенциалы булган территория. Татарстан көчле Россия төзелешенә зур өлеш кертә, илебезнең терәк төбәге булып тора.

Республикабызны үстерүдә, Россиянең социаль-икътисади иминлеген ныгытуда безнең казанышларыбыз, Сарман районының кадерле кешеләре дә бар. Көндәлек хезмәтләре белән район үсешенә ярдәм иткән, җәмәгать тормышында актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм.

Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим!


11
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә Сабантуй бәйрәме үтте. Бәйрәмдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы актив катнашты, тәрбиячебез Җәлил бистәсе башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International