6 нчы июнь көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен, Рус теле көне уңаеннан видеороликлар, «Большое путешествие. Специальная доставка» исемле мультфильм күрсәтелде.
Сарман муниципаль районында җәйге чорга планлаштырылган спорт-массакүләм һәм физкультура-сәламәтләндерү чараларын сезнең игътибарга бирәбез.
2 июнь көнне авыл җирлеге авылларында гадәттәгечә Сабантуйга бүләкләр җыю оештырылды. Карашай-Саклау авыл җирлеге, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, балалар һәм теләгән һәркем авыллардан йөреп, Сабантуй бәйрәменә чакырды, бүләкләр җыйдылар, күңелле халык җырлары җырладылар, авылдашлар белән биеделәр, күңел ачтылар.
6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.
Югары Чыршылы авылында әби - бабайларыбызның гореф-гадәтләренә тугры калып, төп бәйрәм-Сабантуйга бүләк җыюга чыктылар. Чара күңелле җырлар белән үрелеп барды, халыкта бәйрәм кәефе тудырды.
Эссе көннәр башланды, димәк, ата-аналар үз балаларының иминлеге турында кайгыртырга тиеш.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә Башкарма комитет, оешма бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре, район җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Язылучы гражданнар Җир һәм торак мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.
5 нче июнь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе, Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбе, Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе каршыларында оештырылган лагерьларга йөрүче балалар өчен «Иван Семенов. Школьный переполох» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
2023 елның 8 июнендә 17 сәгать 00 минуттан 18 сәгать 00 минутка кадәр Җәлил бистәсе советы бинасында Сарман районы прокуроры Федоровская т.а. тарафыннан гражданнарны кабул итү узачак: Җәлил бистәсе, Әхмәдиев урамы, 26 йорт.
Медицина, спорт, балаларны укыту, фатир сатып алу чыгымнарын нәрсә берләштерә ала? Бу чыгымнарның барысы да салым ташламаларын алу өчен кулланылырга мөмкин.