ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Хузина Гөлчирә Габделхак кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп утте


3
июнь, 2023 ел
шимбә

Бүген Усть-Курдюм авылында өлкә Сабантуе узды.
Кадерле дуслар! Бүгенге көнебезне ерак гасырларга тоташтыручы, борынгы, ләкин мәңге яшь, олуг бәйрәмебез – Сабантуебыз котлы булсын. Барчагызга да бәхет, шатлык, исәнлек-саулык, илебезгә тынычлык, иминлек телим.  
Бу затлы һәм зиннәтле бәйрәмебез безнең күңелләрдә дуслык күперен тагы да ныгытыр, Саратов һәм Сарман халкының үзара аралашып яшәвенең матур дәвамы булыр, дигән өметтә калам.

Сарман районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасы профсоюз оешмалары арасында Яшел Үзән шәһәрендә узган туристик слетта катнашты. Слет 3 конкурска бүленә: спорт-туристлык маршруты, спорт балык тоту һәм Формула-1. Барлык конкурслар һәм спорт-туристлык маршруты этаплары нәтиҗәләре буенча безнең команда үз төркемчәсендә 2 урынны алды. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

Балаларны яклау көне уңаеннан 3 июнь көнне Ләке авыл җирлегендә балалар Сабантуе узды.


2
июнь, 2023 ел
җомга

2023 елның 20 июнендә дистанцион сәүдә каналлары буенча экспорт эшчәнлеген башларга планлаштыручы хуҗалык итүче субъектлар өчен вебинар узачак (компаниянең күләме һәм тармагы теләсә нинди): https://www.exportcenter.ru/events/ecommerceconsultations/536642/?utm_medium=email &utm_campaign=email_minpromtorg_webinar_online_trade_20_06_23;

2023 елның 15 июнендә эре компанияләр өчен онлайн-сәүдә буенча вебинар (тармак теләсә нинди) узачак: https://www.exportcenter.ru/events/ecommerceconsultations/537731/?utm_medium=email&utm_campaign=email_minpromtorg_webinar_online_trade_15_06_23.

Өстәмә рәвештә билгеләп үтәбез, РЕЦ даими нигездә экспорт электрон сәүдәсен оештыру мәсьәләләре буенча вебинарлар үткәрә (оешманың рәсми сайтында:https://www.exportcenter.ru/events/ecommerceconsultations/басыла).

 «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» җиңүчеләре өчен тантана.

Яңа Имән авыл җирлегендә  балаларны яклау көне

Бүген Сарман муниципаль районында VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хәлимов Рөстәм Хәмис улы Шәймәрданов Рузель Рафаэлевич булды. Сәфәр барышында аны башлык урынбасары Гүзәл Гәрәева озата барды.

Визит кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау, җылылык белән тәэмин итү һәм социаль объектларны яңа җылыту сезонына әзерләү мәсьәләләре тикшерелде. ТКО җыю мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Барлык сораулар да өйрәнү өчен алынды, депутат эшчәнлеге регламенты буенча наказларны гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итәчәк. Депутат белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе аларның уңай карарына өметләнергә мөмкинлек бирә.

Шулай ук визит барышында депутат ярдәмчесе, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның район хокукларын яклау комиссиясе белән уртак чаралар планы буенча, Балигъ булмаганнар белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барды.

Чулпылар, чигүле алъяпкычлар, калфак, яулыклар, читекләр... Бүгенге көндә боларның барсын да сәхнәдә, йә күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Менә шулай сокланып карап торасың да, уйланып китәсең... Нинди матур булган бит халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, кабатланмас чигү бизәкләре.

Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.

Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.

Әлеге серләрне без Янурыс балалар бакчасыннан килгән кечкенә кунакларыбыз белән бергәләп чиштек.

                                                                     

 

1 июньдә Җәлилнең 1 нче мәктәбендә "Салават күпере" мәктәп яны лагере эшли башлады. Лагерьда иртә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын һәм гимннарын күтәрүдән башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International