19 нчы апрель көнне «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман гимназиясенең 5-6 нчы сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
19 нче апрель көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Бүген Казан Ратушасында 2022 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Сарман муниципаль районы Каташ-Каран авылының территориаль иҗтимагый үзидарәсе үз номинациясендә грант җиңүчесе булды һәм Җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.
Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасындагы ярышның 12-16 апрель көннәрендә җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Татарстан Республикасында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» уңаеннан, бүген Җәлил 5 нче “Әкият” балалар бакчасында «Сылу кызлар» - 2023 бәйгесе үтте.
Бәйгедә 5-7 яшьтәге, татар телендә иркен сөйләшүче кызларыбыз катнашты.
Бәйгенең төп максаты - татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау һәм ачу, балаларда татар халкының мәдәни кыйммәтен, милли үзаңны үстерү,балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту иде.
Бәйге 4 өлештән торды:
1) Визитка «Әйдәгез, танышабыз!».Бәйгедә катнашучылар милли киемнәрдә чыгыш ясадылар. Үзләре турында сөйләделәр.
2) «Мин сәнгатькә гашыйк». Катнашучылар үз осталыкларын күрсәттеләр: җыр, бию, сүз остасы .
3) «Мин татарча сөйләшәм». Кызлар биремнәр эшләделәр.
4) «Оста кулда һөнәр бар».Өй эше. Кызлар әниләре белән берлектә кул эшләре башкардылар,милли ризыклар әзерләделәр һәм анын турында сөйләделәр.
Кызларыбызның осталыкларын, Галиахметова Альмира Анасовна – НГДУ Җәлилнефтьнең Хезмәт Даны Музее җитәкчесе, Гарипова Гүзәлия Нуховна – «Бөтен дөнья татар конгрессы каршындагы татар хатын кызларның «Ак калфак» оешмасының «Җәлил бүлекчәсе» әгъзасы, бәяләде.
«Сылу кыз – 2023» бәйгесенең җиңүчесе Ризатдинова Амина, «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән кыз» номинациясендә - Файзуллина Айзиля, «Иң тырыш кыз» номинациясендә - Галимова Риана, «Иң талантлы кыз» номинациясендә - Шигапова Амина, «Тамашачы күңелен яулаучы кыз» номинациясендә - Гибадуллина Ариана, «Иң кыю кыз» номинациясендә - Ахмеджанова Ясмина, «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә - Сахабиева Элиза җиңү яуладылар.
Бәйге бик күңелле үтте.
Кызларыбызга киләчәктә уңышлар телибез. Балалар туган телләрен хөрмәт итсеннәр, милли гореф-гадәтләр онытмасыннар иде.
Кәүҗияк авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчалары хисабына эшләр башланды. Кәүҗияк торак пунктында скважиналар бораулау һәм юып чыгару.
1 июньгә кадәр дәвам итәчәк экологик икеайлык кысаларында авыл җирлеге территориясендә оешма территорияләрен чистарту, юл кырыеннан чүп-чар җыю һәм агачлар, куаклар утырту эшләре алып барыла.
Шәрләрәмә авылы мәчетендә авыл халкы өмә үткәрде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.03.2023 ел № 625-р боерыгы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 20.03.2023 ел № 26 боерыгы нигезендә районда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә.
18 нче апрель көнне «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман гимназиясенең 4 нче сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.