ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Конкурсның максаты илнең һәр төбәгендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү. Конкурс СИА һәм Росконгресс Фонды оештырган «яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында үткәрелә.

30 апрельгә кадәр Сарман муниципаль районында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясе алу өчен гариза бирү кампаниясе бара.

«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Әлмәт филиалы Европа иммунизация атналыгы кысаларында 2023 елның 17-28 апрелендә вакцина профилактикасы буенча «кайнар линия» үткәрә.


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

15 нче апрельдә Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында, Ял паркында һәм "Дулкын" бассейнында "Аҗаган" хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. 10 урта мәктәп катнашты. Ярышларның барлык төрләре нәтиҗәләре буенча Җәлил гимназиясе командасы 4 нче урынны алды. Котлыйбыз!

17 нче апрель көнне «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман гимназиясенең 3 нче сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.

14 нче апрель көнне «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман гимназиясенең 2 нче сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.

14 нче апрель көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан 2023 елның 26 мартыннан 9 маена кадәр Россия Оборона министрлыгы ярдәме белән "ЮНАРМИЯ" хәрәкәте инициативасы белән "Геройга исемен кайтар" Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясен үткәрү планлаштырыла.

15 апрельдә районның ун мәктәбеннән килгән командалар катнашында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Аҗаган» республика хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды

Ел саен "Татнефть" ААҖнең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды тарафыннан укучыларның фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. 14-16 апрельдә "Кояшлы" ДОЛ базасында "21 гасыр фән укучылары"20 нче Региональ фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан 152 укучы катнашты. Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары Байханова Арина, Хәсәнова Ралина 8нче сыйныф укучылары һәм Насруллина Чулпан 10нчы сыйныф укучысы 3нче урынны алдылар, җитәкчесе Шакирова Э. Ш. Ягудина З. Ф., Әсәдуллина А. М. кызларны һәм җитәкчеләрне котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International