Халкым теле миңа-халык теле,
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Бүген районыбызның мәдәният йортында “Татар сүзе. Илаһи сүз хозурында” районкүләм нәфис сүз бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Әлеге Бәйге Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы ярдәме белән уздырыла.
Бәйгенең максаты - татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популяштыру, татар әдәбиятында һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту.
60 катнашучы ике номинациядә сүз осталыгында сынаштылар: шигърият һәм проза. Мәртәбәле жюри һәр катнашучыга тиешле бәя бирде.
Бүген тыл хезмәткәре Митрофанова Зоя Алексеевнага 95 яшь тулды.
Дөньяда һәр нәрсәгә исем - атама бирелгән. Кешеләр, кош – кортлар, хайваннар, шәһәр һәм авыллар, таулар һәм күлләр, диңгез һәм океаннар... Бер сүз белән әйткәндә безнең әйләнә – тирәбездәге бар нәрсәләрнең исемнәре бар.
13 апрель көнне Сарман үзәк китапханәсендә Сарман гомум белем бирү мәктәбенең 9 «А» сыйныф укучылары белән «Исемең матур, кемнәр куйган?» дип исемләнгән тематик кичә үтте.
Исем – ул язмыш тамгасы. Татар халкы элек – электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Әти – әниләр балаларына матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Бу көнне укучылар белән ислам дине белән бәйле исемнәрне, гарәп, фарсы теленнән кергән исемнәрне барладык, рус һәм европа телләреннән алынган исемнәргә тукталдык. Шулай ук газета – журналлардагы чыганаклардан карап бүгенге еш кулланылучы 6 кыз, 6 малай исемнәрен билгеләдек. Укучылар белән «Ай» һәм «Ил» компоненты кергән исемнәрне барлау, «Баш хәрефләр» уеннары уйналды, җырларга кергән кеше исемнәрен барладык һәм әлеге җырларны тыңладык. Моннан тыш һәрбер укучының үз исеме нәрсә аңлатуы турында мәгълүмат бирелде. Кичәдә Гүзәл Уразова башкаруындагы «Балаларым», шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең «Мин Җәмилә түгел, Жинечкә!» дигән шигырьләрен тыңладык. Кичә барышында китапханәче Ильмира Нигматуллина ясаган презентация күрсәтелде. Чараны китапханәче Рәзинә Гарифуллина әзерләде һәм алып барды.
Районда һәркем яшәүче тавыш бирүдә катнаша ала. Моның өчен QR кодын сканерларга һәм яңа сквер, парк яки ишегалдын кайда төзекләндерергә икәнен сайларга кирәк.
Янурыс авыл җирлегендә аншлаглар буяу бара
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы.
13 нче апрель көнне «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман гимназиясенең 1 нче сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
13 нче апрель көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
13 нче апрель көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Янурыс һәм Каташ Каран авылларында урам яктырткычларын ремонтлау