ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

"Нөркәй" агрофирмасы арпа чәчүгә кереште.

12 нче апрель көнне «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде. 12 апрель көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан һәм укучыларның космос турындагы кузаллауларын киңәйтү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан «Галәмгә сәяхәт» исемле видеоролик күрсәтелде.

12 нче апрель көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде. 12 апрель көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан һәм укучыларның космос турындагы кузаллауларын киңәйтү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан «Галәмгә сәяхәт» исемле видеоролик күрсәтелде.

2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссия карары белән «Халык контроле» конкурсы игълан ителде.

11 нче апрельдә рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында "Яшь каллиграф" мәктәп конкурсы узды. Анда 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Конкурсантлардан текстны матур каллиграфик язу белән язу таләп ителә. Гәрәева Алия (6 нчы Б класс) һәм Савганова Инзилә (7 нче Б класс) бу конкурста җиңүчеләр, Фазлуллина Гөлшат (6 нчы Б класс) һәм Шигапов Тимур(8 нче Б класс) призерлар булдылар. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

12 апрель көнне Россиядә  Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелә. Балалар  өчен космос темасы бик кызыклы. Җәлил поселогының 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы балалары онытылмаслык космик сәяхәттә булдылар, алар ерак йолдызларны һәм планеталарны күзәттеләр.

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Митрофанов Вадим Анатольевич катнашында санитар-экологик икеайлык кысаларында киңәшмә узды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Иске Имән авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә

12 апрель-Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Дөнья тарихында беренче тапкыр кеше космоска очуга 62 ел узган. Космос корабының пилоты безнең Россия (совет) гражданы, очучы-космонавт Ю.F. Гагарин була. Йолдызларга юл ачкан кешенең исемен бөтен дөнья белде. Ул бөтен Җирнең герое булды. Без бу датаны хәтерлибез һәм нәкъ менә безнең, рус кешесе, беренче тапкыр космосны яулаганыбыз белән горурланабыз. Һәм бу көнне без гадәти булмаганча үткәрдек.
Урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары бу бәйрәмне аеруча күңелле һәм кызыклы каршы алдылар, педагоглар йолдызлар һәм планеталарның мавыктыргыч дөньясын күрсәттеләр

Конкурска 55 яшькә кадәрге, ике елдан идарә итү тәҗрибәсе булган теләсә кайсы Россия гражданы катнаша ала. Ел дәвамында катнашучылар биремнәрне һәм компетенцияләрне комплекслы бәяләүне үтәячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International